1 июнь көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының заманча этносәнгать музеенда «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» дип исемләнгән XIX Республика яшь рәссамнар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Бүген 1 июнь көнне Әлмәт театрында яшь тамашачыларны һәм аларның әти-әниләрен урамда ук каршы алдылар. Бинага керер алдыннан уен зонасы оештырылды, музыка астында балалар белән әкият персонажлары аралашты.
Балаларны яклау көнендә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен «Алисаның могҗизалар иле» спектакленең премьерасы үтте.
Татарстанның Саба районы Шикшин авылы мәдәният йортының «Бөрлегән» командасы «УенФест» III Халыкара традицион халык уеннары фестиваль-конкурсында Гран-при иясе булды. Конкурста җиңүчеләр Россия аттракционнарының иң яхшы паркларының берсендә - Сочи шәһәрендәге «Сочи Парк» уникаль аттракционнар комплексында күңел ачачак.
28 май көнне А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрында «Женитьба гусара» спектакле белән 88 нче театр сезоны ябылды. Узган сезон төрле истәлекле вакыйгаларга бай һәм нәтиҗәле узды.
2023 елның 7 июнендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында Көнчыгыш-Казахстан тарих-туган якны өйрәнү музее коллекциясеннән «Бөек дала алтыны» күргәзмәсе ачылачак. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, проектның төп максаты - борынгы номадларның сәнгать артефактлары нигезендә Казахстанның тарихи үткәненең бөеклеген һәм зур потенциалын күрсәтү.
2-4 июньдә "Сәйдәш" мәдәни үзәге сәхнәсендә "Алтын Семруг" спектакленең премьера тамашасы уза. Яшь талантлар һәм атказанган сәнгать эшлеклеләре, традицион мәдәният һәм интерактив караш, 35 артист, 20 кешедән торган төркем - Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе һәм Президент мәдәни инициативалар фонды тарафыннан хупланган "Илһам" шәхси музыка мәктәбе проекты әнә шулай туган.
М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев исемендәге XXXVI Халыкара классик балет фестивале тәмамланды, ул 2023 елның 12 маеннан 30 маена кадәр барды.
31 май көнне 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы узачак.
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры беренче мәртәбә инсценировка мәктәбе оештыра. Яшь авторларны татар классик әдәбиятына бүгенге күзлектән яңача КАРАШ ташларга чакырабыз, балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә яңа драматургия әсәрләре булдыруны максат итеп куябыз!