Казан Театр училищесы студентлары (1 эстрада курсы) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә хәйрия акциясе уздырды. Нәни пациентлар «Китенок» балалар пластик спектаклен (курсның мастеры Фәткуллин Р.М., Фәткуллина Н.Р., сөйләм буенча педагог - Аламова Л.Ш.) карадылар.