ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

19 июнь 16:00 сәгатьтә «Мәдәни код – тормыш рәвеше» декоратив-гамәли сәнгать һәм халык иҗаты этно-fashion фестивале кысаларында мастер-класслар һәм дискуссияләр узачак. Чара Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең конференц-залында узачак.

Казан яшь тамашачы театрының «Бәхетле Шарлотта» спектакле XVI Халыкара драма театрлары «КАМЕРАТА» фестиваль-конкурсы афишасына керде. Драматург - Ирина Васьковская, режиссер - Радион Букаев. 

Россия көне - 12 июньдә Татарстан Республикасы Милли музеенда төрле яшьтәге кунакларны төрле халык гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре, уен-көлке белән таныштырган чаралар узды.

Александр Калягин: «Татарстанда мәдәният һәм театрның нәрсә икәнен аңлыйлар».

Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале тәмамланды. Йомгаклау тамашасы Г.Камал театры сәхнәсендә узды. Анда Александр Калягин җитәкчелегендәге Мәскәү «ET CETERA» театрының «Лица» спектакле күрсәтелде. Театр бер үк вакытта «Нәүрүз» фестивален тәмамлады һәм 13 июньгә кадәр дәвам итәчәк гастрольләрен ачты.

16 һәм 17 июнь «Әкият» курчак театрында өлкән тамашачылар өчен «Авиатор» спектакленең премьерасы булачак. Евгений Водолазкин романы буенча әзерләнгән спектакль  театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев куелышында булдырылды.

2023 елның 17 июнендә Татарстанның Кукмара муниципаль районы Нырья авылында удмурт мәдәниятенең «Гырон быдтон» республика бәйрәме узачак.

«Яшәү сәнгате» мәдәни-агарту үзәгендә рәссам һәм сәнгать белгече Рөстәм Шәмсиев белән иҗади очрашу булды. Рөстәм Шәмсутов: «Хәзер модадагы кәгазь, язуларга ышанып булмый».

2023 елның 19 июненнән 25 июненә кадәр Мәскәүдә дөньяның иң зур джаз фестивальләренең берсе - "Moscow Jazz Festival" ("Мәскәү джаз фестивале") икенче тапкыр узачак. 7 көн рәттән 7 шәһәр мәйданчыгында Россия һәм чит илләрдән 1000 нән артык артист чыгыш ясаячак. Проект Игорь Бутман Фонды тарафыннан Мәскәү Хөкүмәте, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Президент мәдәни грантлары фонды ярдәмендә оештырылган.


12
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 12 июнендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында начар күрүче балалар өчен «Җәйге музей лагере» ачылды. Алты көн дәвамында балалар мавыктыргыч музей дәресләрендә, мастер-классларда һәм башка чараларда катнашачак.

Бу көннәрдә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова эш сәфәре белән Катарда.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International