Бу көннәрдә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова эш сәфәре белән Катарда.
Ирада Әюпова үзенең эш визиты кысаларында Катар дәүләтенең мәдәният министры Шәех Абдулрахман бән Хәмәд бән Җәссим бән Хәмәд Әл Тани белән очрашты.
"Катар" Этнографик авылында булды - аның территориясендә өч театр бар: саф һавада опера, драма һәм амфитеатр), ике мәчет, зур парк, галереялар һәм сәнгать әсәрләре кибетләре урнашкан заманча комплекс. Биредә көн саен концертлар, театраль сәхнә, күргәзмәләр һәм перформанслар уза.
Бу Якын Көнчыгышта беренче мәдәни авыл, ул 2010 елда ачылган һәм җирле халыкны, туристларны Борынгы Көнчыгыш мәдәниятенә җәлеп итү өчен махсус төзелгән. Министр шулай ук Катар Милли музеенда һәм Ислам сәнгате музеенда булды.
Сезгә дә бу кызыклы урыннар турында күбрәк белергә тәкъдим итәбез. Сылтама