2023 елның 19 июненнән 25 июненә кадәр Мәскәүдә дөньяның иң зур джаз фестивальләренең берсе - "Moscow Jazz Festival" ("Мәскәү джаз фестивале") икенче тапкыр узачак. 7 көн рәттән 7 шәһәр мәйданчыгында Россия һәм чит илләрдән 1000 нән артык артист чыгыш ясаячак. Проект Игорь Бутман Фонды тарафыннан Мәскәү Хөкүмәте, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Президент мәдәни грантлары фонды ярдәмендә оештырылган.