2023 елда беренче тапкыр Леонид Агутинның IV музыкаль белем бирү форумы кысаларында "Россиянең балалар авторы" бөтенроссия җыр конкурсы узачак. Яңа проект 13 яшьтән 19 яшькә кадәр җыр авторларын һәм башкаручыларны җыячак. Профессиональ жюри 12 финалистны сайлаячак, алар телевизион концертта авторлык җырларын башкарачак, аның трансляциясе "НТВ" телеканалында узачак. "Балалар радиосы" эфирында һәм "НТВ" телеканалында үз җырыгызны башкару мөмкинлеген ычкындырмагыз!
16 март Ш.З.Закиров исемендәге «Идел-йорт» театр коллективларының XXIII Төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында иҗади лабораторияләр старт ала.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия китап берлеге Мәскәү политехника университеты белән берлектә 2023 елның 31 мартына кадәр «Киләчәк китабы» яшьләр проектларының беренче халыкара конкурсына гаризалар кабул итә.
28 февральдә ТР Театр эшлеклеләре берлеге базасында «Әкият» татар дәүләт курчак театрының Кече сәхнәсендә «Снежная Королева: Поколение SNOW» балалар татар театр студиясенең «Нур» спектакле күрсәтелде.
Казанда Шәриф Камал исемендәге әдәби премия лауреатлары игълан ителде. Бүләкләү тантанасы 28 февральдә Татар китабы йортында - Татар әдәбияты тарихы музее Шәриф Камал мемориаль фатирында үтте.
1 март көнне Зөя утрау-калачыгында «Төнге шәүлә поэзиясе» күргәзмәсе ачыла, ул шагыйрь-предромантик Гавриил Каменевның тууына 250 ел тулуга багышланган.
Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Казахстанның танылган җәмәгать эшлеклесе, галим һәм мәдәният вәкиле - Мурат Мохтар улы Ауэзов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Казахстанның Татарстан Республикасындагы генераль консулы Ерлан Искаков һәм ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.
«УенФест» халыкара халык уеннары фестивале старт ала. Конкурсның беренче сайлап алу этабы читтән торып 2023 елның 1 мартыннан 16 маена кадәр узачак. Быел конкурс халыкара статусын ала, чарага якын чит ил вәкилләре чакырылачак.
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында республика муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы игълан ителде.
2023 елның 31 мартыннан 30 сентябренә кадәр Казан шәһәренең 13 төрле мәйданчыгында мәдәни программа әзерләнәчәк. Анда тарихи-мәдәни күргәзмәләр, туристлык маршрутларын, милли ашларны, халык сәнгать һөнәрләрен, иҗат коллективлары чыгышларын тәкъдир итү аша муниципаль берәмлекләрнең уникаль мәдәни коды белән танышу булачак.
Татарстанның Чирмешән, Норлат һәм Лениногорск районнарындагы авыл һәм район Мәдәният йортларында «Мәдәни десант» проектының быелгы беренче чаралары - күчмә укыту семинарлары циклы оештырыла.
Беренчесе 1 мартта Чирмешән районы мәдәният йорты базасында узачак.