Казанда XVI Халыкара «Нәүрүз» театр фестивале тәмамланды

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Александр Калягин: «Татарстанда мәдәният һәм театрның нәрсә икәнен аңлыйлар».

Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале тәмамланды. Йомгаклау тамашасы Г.Камал театры сәхнәсендә узды. Анда Александр Калягин җитәкчелегендәге Мәскәү «ET CETERA» театрының «Лица» спектакле күрсәтелде. Театр бер үк вакытта «Нәүрүз» фестивален тәмамлады һәм 13 июньгә кадәр дәвам итәчәк гастрольләрен ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International