ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2023 ел
сишәмбе

19 март Казан ипподромы территориясендә Төрки һәм Иран халыклары бәйрәме, яңа ел - Нәүрүз бәйрәме узачак.

17 март көнне Габдулла Тукай Әдәбият музеенда «Тукай эзләре буенча» әдәби-музыкаль кичә узачак. Программа татар язучысы һәм драматургы, лирик шагыйрь, әдәбият белеме белгече Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел тулуга багышланган. Башлана 14 сәгатьтә.

Керү ирекле.

11 апрель көнне Казанда Татарстан һәм Удмуртия шәһәрләре буйлап гастроль туры кысаларында Башкортстан Республикасының Милли симфоник оркестры Башкортстан һәм Татарстан композиторлары әсәрләреннән торган  Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә концерт күрсәтәчәк.

Кичә 2023 елның 13нче мартында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе буенча ТР Рәисе каршындагы Комиссия утырышы узды. Ул 2023 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән әсәрләрне һәм эшләрне карауга багышланган иде.

Бүген 14 март 19:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачы театры «Монда Кай булды» спектаклен «Алтын битлек» Россия милли театр фестиваленең «Детский Weekend» конкурстан тыш программасында күрсәтәчәк.

30 мартта 18.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге бинасында (М.Сәлимҗанов исемендәге Актер йорты, Щапов урамы 37) “Хәситә: Татарстан легендалары” киноспектакле күрсәтелә.


13
март, 2023 ел
дүшәмбе

14 март 16:00 сәгатьтә ТР ДССМ заманча сәнгать галереясендә Олег Леоновның "Соло с красной пилой" дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачыла. Ачылу тантанасына керү 16:00 сәг. 17:00 сәг. кадәр ирекле.

Күргәзмә 2023 елның 9 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Президент мәдәни инициативалар фондының 2023 елда беренче грант конкурсы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы грантлар суммасы буенча лидерлар исемлегендә беренче унлыкта тора. Татарстан Республикасыннан Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фондының «Россия-Көнчыгыш» («Казанда Көнчыгыш базары») Халыкара милли мәдәният фестивале проекты конкурста җиңүчеләрнең берсе булды. Грантның күләме 14 219 458,50 сум тәшкил итте.

12-14 март көнне Татарстан Милли музее филиалы А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Орел, Курск, Ижау галимнәре, туган якны өйрәнүчеләр һәм музей белгечләре форумы уза. Форумның темасы «Горький һәм Шаляпин: илебез мәдәнияте даһиларының иҗади мирасы призмасы аша заманча мәдәни парадигма» дип атала.

11 март С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ ТР ДАСО IV Халыкара орган фестивале ачылды. Аның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International