Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел саен уздырыла торган “Тантана” театр премиясенең сайлап алу этабы тәмамланып килә.
Бу көннәрдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Болгариядә эш визиты белән булды.
Бүген Татарстанның халык артисты, яраткан җырчыбыз Флюра Сөләйманованың туган көне. Флюра апа үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, талантын җыр сәнгатен үстерүгә юнәлткән бөек шәхес, ул татар дөньясының моң патшабикәсе.
17 март 18:30 сәгатьтә ТР атказанган артисты Сергей Васильев җитәкчелегендәге ТР Филармония джаз-оркестры Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Джазда бөек исемнәр» концерт программасын тәкъдим итәчәк.
Кичә Салих Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ сәхнәсендә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе композиторларының төрле буыннары тарафыннан иҗат ителгән әсәрләрдән уникаль концерт-диалог узды.
16 март 18:30 сәг. Салих Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ сәхнәсендә «Музыкаль открыткалар» дип исемләнгән концерт узачак, анда Кытай Халык Республикасының Казан консерваториясе студентлары чыгыш ясаячак.
13 март Татарстан районнарында «Әкият» татар дәүләт курчак театры гастрольләре башлана. 17 март көнне Буа, Кама Тамагы, Тәтеш, Питрәч һәм Иске Чүпрәле районында Габдулла Тукай әкияте буенча Гәрәй Рәхимнең «Кәҗә белән Сарык» спектакле инсценировкасын тәкъдим итәчәкләр.
2022 нче елда Казан Мэры инициативасы белән ачылган «Апуш» татар балалар театр студиясе 1 яшьлек туган көнен бәйрәм итәчәк.
13 нче март көнне 17:00 «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе музыкаль-театраль тамаша форматында зур бәйрәм оештыра. Биредә «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче барлык укучылар 1 ел буена өйрәнгән эш нәтиҗәләрен күрсәтәчәк, яңалыклары, казанышлары белән уртаклашачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең Болгариядә ике концерты үтте. Беренчесе София шәһәрендә узды һәм Болгариянең Халыкара хатын-кызлар көнендә Россиядән үзенчәлекле бүләк буларак кабул ителде. Россия илчелеге ярдәме белән оештырылган концертны 300 дән артык тамашачы карады.
Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбле «Хәзинә» уникаль концерт программасын әзерли һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында 14 мартта 19.00 сәгатьтә чыгыш ясаячак.