«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе артистлары Татарстан Республикасының «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлегенең «Беренчеләр форумы. Иҗат лабораториясе» җәйге форумы кунаклары булдылар.
Проект кысаларында Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә Искәндәр Нуриҗанов һәм Денис Крутовских форумда катнашучылар белән эшләячәк. Балалар белән уртак иҗат нәтиҗәсе мини-спектакльләр булачак.
Һәр командада форумдагы 80 гә якын бала катнашачак. Мини-спектакльләрне 1 июльдә күрергә мөмкин булачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Беренчеләр форумы. Иҗат лабораториясе» 26 июньнән 2 июльгә кадәр Болгарда узачак.
Сменаның төп тематикасы театр сәнгате һәм КВН булачак. Катнашучыларны Татарстан һәм Россия экспертлары белән иҗади очрашулар, лекцияләр, мастер-класслар һәм тренинглар, спорт-сәламәтләндерү һәм мәдәни-күңел ачу чаралары көтә.
Форумда Татарстаннан 12-17 яшьлек мәктәп укучылары катнашачак.