3-9 июль көннәрендә Казан яшь тамашачы театры «Мәктәп тактасы янында театр» режиссерлар лабораториясен оештыра. Концепция берничә кешедән торган труппа белән мәктәп программасы әсәрләре буенча спектакльләр куюны күздә тота, аларны һәртөрле мәйданчыкта - мәктәптә, мәдәният йортларында һәм башка локацияләрдә күрсәтергә мөмкин.
Лабораториядә Россиянең танылган 3 режиссеры катнашачак. Владимир Данай, Юрий Печенежский һәм Дмитрий Хохлов. Спектакльләрнең эскизлары театрның төрле урыннарында оештырылачак. Аларны 9 июльдә күрергә мөмкин булачак, керү алдан теркәлү буенча бушлай булачак, теркәлү театрның сайтында һәм социаль челтәрләрендә вакыйга алдыннан ачылачак.
«Мәктәп тактасы янында театр» проектын театр белгече һәм театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский уйлап тапкан. Лабораториянең кураторы - Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Радион Букаев. Ул 2015 елда Казанда узган «Мәктәп тактасы янында театр» лабораториясендә катнашкан.