«Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә Бакый Урманчыга багышланган кичә узачак

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

22 февраль көнне 15:00дә «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, чын мәгънәсендә масштаблы сәләткә ия рәссам, график, сынчы, монументалист, театр рәссамы Бакый Идрис улы Урманченың туган көне алдыннан «Мин үз халкым белән» иҗат кичәсе узачак һәм «Бакый Урманчы. Шәхес һәм иҗат» китабы тәкъдим ителәчәк.

Бакый Урманче: шәхес һәм иҗат (шәхси архив фондындан) [төз., гарәп шрифт. Текст. гамәлдәге язуга күч., кереш мәкалә авт. Зөфәр Мөхәммәтшин]. – Казан: Рухият, 2023. – 464 б.

Татар сынлы сәнгатенә нигез салучыларның берсе, рәссам, скульптор, график, югалып барган каллиграфия сәнгатенә яңа сулыш өргән каллиграф, ТАССР һәм РСФСРның халык, Казахстан ССРның атказанган рәссамы ТАССРның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Габделбакый Идрис улы Урманченың (23.021897 – 06.08.1990) бай шәхси архивы 2017 елда Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музееның фәнни архив фондына вакыт сакланышка куела. Бу гамәлне тормышка ашыруда музей директоры Розалия Миргалим кызы Нургалееваның һәм рәссам-скульпторның улы Айдар Бакый улы Урманченың роле биниһая зур.

Бу җыентыкка рәссам-скульпторның тәрҗемәи хәлен һәм бай иҗат мирасын ачарлык чыганаклар төп нөсхәләреннән алып туплап бирелә. Китапка нигездә, Б. Урманченың 1919 елдан башлап язылган, басар өчен әзерләнгән һәм кайберләренең каралама вариантларыннан алынган мәкаләләре тәкъдим ителә. Рәссам-скульптор ХХ гасыр башы тарихын үз җилкәсендә татыган шәхес тә. Шуларны истә тотып, китапта Б. Урманченың шәхесе формалашуга, иҗатына азмы-күпме тәэсир иткән, көндәлек тормышында аерым урын тоткан шәхесләр хакында язылган яисә языла башлаган хатирәләре дә урын ала. Болардан тыш шәхси архивта кулъязмаларда сакланган көндәлекләре дә укучыда кызыксыну уятыр дигән өмет белән җыетыкка урнаштыруны кирәк саналган. Шулай ук Б. Урманченың иҗатында аз билгеле шигырьләре дә китапта шактый урынны алган. Китапта шулай ук шәхеснең иҗади эшчәнлеген ачкан хатлар, документлар, төрле оешмаларга язылган гаризалары да тәкъдим ителгән. Китап фото материаллар белән дә баетылган. Аларның күбесе беренче тапкыр дөнья күрә.

Китап Б. Урманченың шәхесе һәм иҗаты белән кызыксынучы киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Б. Урманченың бу китабы “Татнефть” Хәйрия фонды ярдәме белән Рухият нәшриятында басыла.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International