ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 23 июнендә 16:30 сәг. «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы күргәзмә залларында «Минем Иран» күргәзмәсе ачылачак. Биредә төрле сәнгать төрләре тәкъдим ителә: эмаль бизәкләре, агачтан инкрустация, бирюза, чеканка, каллиграфия, келәм туку, кул эше тукымалары, «терме» техникасында эшләнгән миниатюра һәм башкалар. 

22 июньдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Нәҗип Җиһанов музыкасына «Җәлил» спектакле куела. Әлеге чара Татарстанның хәрби хезмәткә чакырылучыларына багышлана. Шулай ук Хәтер һәм фаҗига көненә (Бөек Ватан сугышы башлануга 82 ел) карата куела. Спектакль 15.00 сәгатьтә башлана.

22 июньдә ТР Милли музеенда һәм филиалларында Хәтер һәм фаҗига көненә берничә чара үткәрү планлаштырылган.

22 июнь 11.00 сәгатьтә Печище авылы Мәдәният йортында Янка Купалы музее (ТР Милли музее филиалы) тарафыннан әзерләнгән күчмә күргәзмә ачылачак. Хәтер һәм фаҗига көненә багышланган күргәзмә Белоруссиянең халык шагыйре Иван Доминик улы Луцевичның сугыш чоры турында сөйли, ул  укучыларга Янка Купала (1882-1942 еллар) исеме астында таныш. Күргәзмә-хәрәкәт экспонатлары тамашачыларга фашизмга каршы көрәшкә багышланган шагыйрь иҗаты турында сөйләячәк.

17-18 июньдә Казанда “Алмаш” (“Смена”) заманча мәдәният үзәге, Татарстан Милли китапханәсе һәм “Яхшы эшләр формуласы” СИБУР социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә парклар һәм скверлар дирекциясе оештырган алтынчы Җәйге китап фестивале узды. Фестивальнең стратегик партнеры - “Тере шәһәр” фонды.


19
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 22 июненнән 23 июненә кадәр Казанда начар күрүче инвалидларның һәм аларның дуслары -ярдәмче этләре катнашында Төбәкара ачык «Ике йөрәк янәшә - адымнан адымга эндәшә» дип аталган тернәкләндерү фестивале узачак.

Татарстан делегациясенең Әзербәйҗанга визиты вакытында ТР Рәисе Р.Н. Миңнехановка Газиз Гобәйдуллинның "Татарлар трихыннан" дип исемләнгән тарихи язмалар җыентыгын бүләк иттеләр. 1925 елда нәшер ителгән китапның тиражы нибары 100 данә тәшкил иткән. Әлеге китап ТР Вәкиллеге хезмәткәре Эльмира Сөләйманова Йосыфлы тарафыннан бүләк ителде.

«Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең икенче сезоны финалы Казан Кремлендә республиканың биш районыннан өлкән сыйныф укучыларын җыйды.

18 июньдә беренче тапкыр Яр Чаллы шәһәренең "Азатлык" мәйданы амфитеатры сәхнәсендә уникаль вакыйга булды! Халык һәм шәһәр кунаклары өчен саф һавада  open-air форматында Яр Чаллы шәһәренең Орган залы солистлары башкаруында академик музыка яңгырады.

 


18
июнь, 2023 ел
якшәмбе

18-24 июнь һәм 16-22 июль көннәрендә Татарстан Республикасында «Буяне утравында» исеме астында Бөтенроссия пленэр -бәйге узачак. Анда Россиянең 23 төбәгеннән 450 педагог-рәссам һәм аларның укучылары катнашачак. Халыкара педагог-рәссамнар берлеге күп еллар пленэр практикалар һәм стажировкалар оештыру белән шөгыльләнә, аларның максаты Россия төбәкләренең мәдәни һәм табигый ядкәрләрен өйрәнү, сәләтле балаларга һәм аларның педагогларына ярдәм итү, яшь талантларга һөнәри юнәлеш бирү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International