Уфада 68 яшендә рәссам Васил Ханнанов вафат була

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Уфада 68 нче яшендә, озак авырудан соң, Россиянең атказанган рәссамы, Башкортстанның халык рәссамы, рәссам, график, ассамбляж һәм инсталляция рәссамы Васил Ханнанов вафат булды.

Васил Ханнанов күп санлы сәнгать проектлары авторы һәм күпсанлы күргәзмәләр оештыручы булган. 1992 елдан Васил Миргазиянович «Чыңгыз хан» иҗат берләшмәсе белән җитәкчелек итә. Шулай ук рәссам Наил Латфуллин исемендәге заманча сәнгать музеен да булдырган.

Васил Ханнанов Башкортстанда заманча сәнгать үсеше тарихында мөһим роль уйнады. Аның илһам чыганагы булып туган җире һәм республика халкы чыгыш ясады.

Узган елның октябрендә Васил Миргазиянович Ханнанов «Башкортостан Республикасының Халык рәссамы» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Республика көне алдыннан Васил Ханнановка дәүләт бүләген Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Василий Ханнановның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International