ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Казанның күренекле кинооператоры, кинорежиссер, продюсер, Россия Кинематографистлар берлеге әгъзасы Сергей Литовец вафат булды.

Татарстан Республикасы РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты инициативасы белән оештырылган «Безнең Җиңү көне» җыр марафоны эстафетасын кабул итә һәм күрше регионнар белән бергә композитор Давид Тухманов һәм шагыйрь Владимир Харитоновның күренекле  «День Победы» җырын башкара.


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Рейтинг бию театрларының популярлыгын һәм онлайн-трансляцияләр тәкъдимнәрен тикшерү нәтиҗәләре буенча төзелде.

«Ноль Плюс» Халыкара балалар һәм гаилә киносы фестивале командасы төрле яшьтәгеләр өчен кызыклы һәм файдалы ресурс булдырды.

Портал җәмәгатьчелеккә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт программаларын гамәлгә ашыру тенденцияләре турында мәгълүмат бирү өчен булдырылган.


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Мәдәни-ял итү учреждениеләре үзизоляцияләнү режимы шартларында дистанцион эшкә күчте. Шул сәбәпле, өлкәннәр онлайн-форматта концерт һәм иҗат кичәләрен карый, ә балалар - куркынычсыз ресурслар ярдәмендә шөгыльләнә ала.

Бу атнада Татарстан мәдәният учреждениеләре янә киң онлайн-программа әзерләгән. Ул төрле яшьтәге кешеләргә исәпләнгән. Өлкәннәр өчен иң яхшы спектакльләр һәм концертлар бушлай күрсәтелә, балаларга мастер-классларда һәм иҗади лабораторияләрдә катнашырга, спектакльләр карарга һәм яраткан актерларның әкиятләрен тыңларга тәкъдим итәләр. Музейлар виртуаль экскурсияләргә һәм тарихи программаларга чакыра.


26
апрель, 2020 ел
якшәмбе

Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулуга багышланган барлык тантаналар да быел онлайн-форматта оештырылды.

Татар халкының бөек улы – милли шигъриятебез кояшы Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бу бәйрәм Татарстанда һәм милләттәшләребез яшәгән барлык җирләрдә гаять тантаналы итеп, зур күтәренкелек, ата-бабаларыбызның борынгы мәдәниятенә һәм данлыклы традицияләренә ихлас хөрмәт белән  билгеләп үтелә.

26 апрель - безнең республика өчен истәлекле дата - бөек татар шагыйре, хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе  булган Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Туган тел көне. Быел татар шигърияте классигы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесенең тууына 134 ел тула.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International