«Россия төбәкләре яңалыклары». Россиядә субъектлар үсешенә багышланган яңа мәгълүмати портал эшләтеп җибәрделәр

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

«Новости России» иҗтимагый-мәгълүмат агентлыгы һәм «Экономическая политика России»  журналы редакциясе региональ яңалыклар агентлыгын — РИА «Россия төбәкләре яңалыклары»н формалаштырды.

Портал җәмәгатьчелеккә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт программаларын гамәлгә ашыру тенденцияләре турында мәгълүмат бирү өчен булдырылган.

Әлеге түләүсез мәгълүмати ресурсның максаты - Россия гражданнары өчен төбәк һәм муниципаль идарә органнары, учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан күрелә торган чаралар турында мәгълүматны оператив урнаштырып бару:

  • территорияләрне социаль-икътисадый һәм инвестиция ягыннан үстерү;
  • аларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм бәя кую стратегияләрен эшләү;
  • эшмәкәрлекне һәм кулланучылар базарын үстерү, торак төзелеше һәм шәһәр төзелеше;
  • сәнәгать һәм транспорт инфраструктурасын яңарту;
  • АПК, ТКХ, ягулык-энергетика комплексы һәм экологик куркынычсызлык системасын камилләштерү;
  • ветеринария эшчәнлеген һәм лицензия контролен гамәлгә ашыру;
  • сатып алулар һәм тарифларны җайга салу өлкәсендә контракт системасын җайга салу;
  • мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре;
  • азык-төлек иминлеген ныгыту;
  • табигый, мәдәни, спорт-туризм, фәнни-мәгариф потенциал;
  •  мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ЗАГС органнары һәм нотариат, медицина ярдәме, гражданлык, хокукый һәм социаль яклау хезмәтләренең үтемлелеген һәм сыйфатын арттыру.

Актуаль материаллар аерым бүлекләрдә урнаштырылачак. Порталда яңалыкларны бастыру өчен, сылтама буенча түләүсез теркәү формасын тутырырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International