«День Победы» җыры бүген беренче тапкыр татар телендә яңгыраячак

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Җиңү символы булган бу  җыр бүген беренче тапкыр татар телендә яңгырый.

Татарстан Республикасы РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты инициативасы белән оештырылган «Безнең Җиңү көне» җыр марафоны эстафетасын кабул итә һәм күрше регионнар белән бергә композитор Давид Тухманов һәм шагыйрь Владимир Харитоновның күренекле  «День Победы» җырын башкара.

Казанда «Безнең Җиңү көне» флешмобы кысаларында башкарылган чыгыш Казан мәдәният һәм сәнгать институты залында һәм шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл куелган Казан Кремле диварлары янында язып алынды.

Видеороликны язуда РСФСРның халык артисты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты - Винера Ганиева, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Әлфис Галиуллин һәм Эльвира Галиуллина,  “Голос.Дети” тамашасында җырлаган Айгөл Вәлиуллина, шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары, доцентлары һәм магистрлары катнашты. Видеоклипны төшерү Татарстан Республикасы территориясендә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнче башкарылды.

«Бу акция регионнарны берләштерә һәм барлык халыкларның мәдәни тәңгәллеген ныгыта» , - дип сөйләде Казан мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева. Аның сүзләренә караганда, мондый акцияләр барлык халыкларның Бөек Җиңүгә керткән өлешен ассызыклый.

«Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акцияләрдә, флешмобларда һәр артист бик теләп катнаша. Минем фикеремчә, бу үзләренең яшьлекләрен, сәламәтлек һәм көчләрен кызганмыйча, илгә җиңү алып килгән сугыш ветераннарына, бабайларыбызга, әтиләребезгә үзенә күрә рәхмәт, хөрмәт билгесе», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Винера Ганиева.

Быел  ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үткән Татарстан сугыш елларында Кызыл Армиянең тыл базаларының берсе була. Республикага 70тән артык фабрика һәм завод эвакуацияләнгән. ТАССРга 226 мең кеше эвакуацияләнгән, шул исәптән, 15 мең ятим бала сыеныр урын тапкан. Республикада 50дән артык эвакогоспиталь җәелдерелгән, аларда 334 мең яралы сугышчы дәвалау курсы узган. Шуларның 207 меңе яңадан көрәш сафына баскан. Татарстанның 100 меңнән артык кешесе орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Безнең республикада туып-үскән 186 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, ә Николай Георгиевич Столяров әлеге исемгә ике тапкыр лаек булган. Безнең республикадан фронтка киткән 700 мең кешенең яртысы  өйләренә кире әйләнеп кайтмаган. Алар турындагы истәлек 28 томлы Хәтер китабында мәңгеләштерелгән.

Җыр марафонында Идел буе федераль округының барлык 14 төбәге дә катнаша. Татарстан Республикасы эстафетаны Түбән Новгород өлкәсенә тапшырачак. Патриотик акция төбәкләрдә яшәүчеләрне  Бөек Батырлык турындагы тарихи хәтерне саклау максатыннан бердәм көчкә әйләндерә. 9 Май - Җиңү бәйрәмен “День Победы” җырыннан башка күз алдына да китереп булмый, бу әсәр дә быел үзенең юбилеен билгеләп үтә: беренче тапкыр ул 45 ел элек яңгыраган.

Җыр республика массакүләм мәгълүмат чараларында күрсәтеләчәк, ә сайтларда һәм социаль челтәрләрдә ул #нашденьпобеды, #песнипобедыПФО хештегы белән урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International