30 апрель көнне ТР халык рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Олег Александр улы Кульпин вафат булды.
Олег Кульпин картиналары Татарстан Республикасы музейларында, Ижау, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Җәлил картиналар галереяләрендә, Татарстанда, Россиядә һәм чит илләрдә шәхси коллекцияләрдә саклана.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Олег Кульпинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша уртаклаша.
5 май 16.00 сәгатьтә «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә Җиңү көненә багышланган концерт булачак. Театр артистлары башкаруында сугыш еллары җырлары һәм шигырьләре, узган гасыр эстрада сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре яңгыраячак. Музыкаль номерлар бию чыгышлары белән бергә үрелеп барачак.
“Йолдызлык” шәкертләре 9 майга багышланган программаларда актив катнашалар. Мисал өчен, быел алар "Ватан нәрсәдән башлана" яшьләр патриотик җырының бөтенроссия телевизион марафон-фестивалендә катнаша.
29 апрель көнне 14:00 сәгатьтә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда рәссам Илдус Мортазинның Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган «Terra Bular» күргәзмәсе үз эшен башлап җибәрде.
Түбән Кама рәссамы Илдус Мортазин - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге, Россия Иҗади рәссамнар берлеге әгъзасы. Халыкара һәм Бөтенроссия күргәзмәләрендә катнашучы.
Җиңү көне алдыннан 2022 елның 5 маенда 16:00 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә хәрби тематика белән берләштерелгән өч экспозиция ачыла - Александр Печерский фонды тарафыннан тәкъдим ителгән Аксельрод әсәрләре буенча "Немец оккупациясе" күргәзмәсе, 1941-1943 ел балаларының рәсемнәр күргәзмәсе, шулай ук сугыш вакытында яшәгән рәссамнар әсәрләренең "һәм яңадан май..." экспозициясе.
Бәйрәм 1982 елда ЮНЕСКО тарафыннан гамәлгә кертелгән һәм барлык төр биюләргә багышланган. 29 апрельне сайлау очраклы түгел: бу көнне француз балетмейстеры Жан-Жорж Новерра (1727-1810) туган.
Заманча бию зур популярлык казана - Казанда гына да өч дистә стиль һәм заманча бию юнәлешләренә өйрәнергә була. Республика башкаласында ике йөздән артык бию студиясе һәм мәктәпләре эшли. Бу Татарстанның иң алга киткән креатив индустрияләренең берсе. Барыгызны да һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә иҗади уңышлар, көч, энергия һәм кызыклы проектлар телибез.
Бүген Татар-информ агентлыгында узган матбугат конференциясендә мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова Татарстанда “Пушкин картасы” программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Мәсәлән, республика максатчан аудиториянең гомуми саныннан Пушкин карталарын алучылар саны буенча алдынгылар рәтендә - 60 % артык. Татарстанда 14 яшьтән 22 яшькә кадәр барлыгы 205 494 кеше Пушкин картасын алган.
28 апрель көнне Чехов урамындагы 6а номерлы йортта академик Петр Кирпичников хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Чирек гасырга якын Советлар Союзының иң эре югары уку йортларыннан берсе булган Казан химия-технология институтын җитәкләгән кешене искә алырга дип дуслары, хезмәттәшләре, төрле буын укытучылары һәм галимнәр килгән иде.
МТС компаниясе мәдәният өлкәсендә кадрлар үстерүдә социаль проект оештырды. Идел буе абитуриентлары өчен ГИТИСта онлайн-тыңлаулар оештырылды. Яшәү урыныннан читкә чыкмыйча гына, илнең иң эре театры иҗади сынауларында югары уку йортына Татарстаннан 37 өлкән сыйныф укучысы һәм чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен сынап карый алдылар. Нәтиҗәдә, беренче сынауны уңышлы үткән казанлы Егор Уланов ГИТИСка кергәндә өстенлек алачак.
Татарстан «Пушкин картасы буенча май бәйрәмнәре» акциясендә катнаша.
Программага театраль премьералар, концертлар, күргәзмәләр кергән, Татарстан музей-тыюлыкларында туристлык сезонын башлау һәм башка чаралар каралган.
Республиканың күп кенә музейларында балалар һәм өлкәннәр өчен мәдәни-белем бирү чаралары башланды.https://mincult.tatarstan.ru/file/mincult/
30 апрельдән 10 майга кадәр "Пушкин картасы" буенча нинди чаралар күрергә мөмкинлеген ПРОГРАММА дан белерсез.
1 майдан 10 майга кадәр «Казан Кремле» Музей-тыюлыгында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узачак.
Тулы программа: