Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда «Terra Bular» күргәзмәсе ачылды

2022 елның 29 апреле, җомга

29 апрель көнне 14:00 сәгатьтә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда рәссам Илдус Мортазинның Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган «Terra Bular» күргәзмәсе үз эшен башлап җибәрде.

Түбән Кама рәссамы Илдус Мортазин - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге, Россия Иҗади рәссамнар берлеге әгъзасы. Халыкара һәм Бөтенроссия күргәзмәләрендә катнашучы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International