28 апрель көнне Чехов урамындагы 6а номерлы йортта академик Петр Кирпичников хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Чирек гасырга якын Советлар Союзының иң эре югары уку йортларыннан берсе булган Казан химия-технология институтын җитәкләгән кешене искә алырга дип дуслары, хезмәттәшләре, төрле буын укытучылары һәм галимнәр килгән иде.