«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә Җиңү көненә багышланган концерт

2022 елның 30 апреле, шимбә

5 май 16.00 сәгатьтә «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә Җиңү көненә багышланган концерт булачак. Театр артистлары башкаруында сугыш еллары җырлары һәм шигырьләре, узган гасыр эстрада сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре яңгыраячак. Музыкаль номерлар бию чыгышлары белән бергә үрелеп барачак.
“Йолдызлык” шәкертләре 9 майга багышланган программаларда актив катнашалар. Мисал өчен, быел алар "Ватан нәрсәдән башлана" яшьләр патриотик җырының бөтенроссия телевизион марафон-фестивалендә катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International