Бүген Халыкара бию көнен билгеләп үтәләр

2022 елның 29 апреле, җомга

Бәйрәм 1982 елда ЮНЕСКО тарафыннан гамәлгә кертелгән һәм барлык төр биюләргә багышланган. 29 апрельне сайлау очраклы түгел: бу көнне француз балетмейстеры Жан-Жорж Новерра (1727-1810) туган.

Заманча бию зур популярлык казана - Казанда гына да өч дистә стиль һәм заманча бию юнәлешләренә өйрәнергә була. Республика башкаласында ике йөздән артык бию студиясе һәм мәктәпләре эшли. Бу Татарстанның иң алга киткән креатив индустрияләренең берсе. Барыгызны да һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә иҗади уңышлар, көч, энергия һәм кызыклы проектлар телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International