Татарстанның Саба районы Шикшин авылы мәдәният йортының «Бөрлегән» командасы «УенФест» III Халыкара традицион халык уеннары фестиваль-конкурсында Гран-при иясе булды. Конкурста җиңүчеләр Россия аттракционнарының иң яхшы паркларының берсендә - Сочи шәһәрендәге «Сочи Парк» уникаль аттракционнар комплексында күңел ачачак.
28 май көнне А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрында «Женитьба гусара» спектакле белән 88 нче театр сезоны ябылды. Узган сезон төрле истәлекле вакыйгаларга бай һәм нәтиҗәле узды.
2023 елның 7 июнендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында Көнчыгыш-Казахстан тарих-туган якны өйрәнү музее коллекциясеннән «Бөек дала алтыны» күргәзмәсе ачылачак. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, проектның төп максаты - борынгы номадларның сәнгать артефактлары нигезендә Казахстанның тарихи үткәненең бөеклеген һәм зур потенциалын күрсәтү.
2-4 июньдә "Сәйдәш" мәдәни үзәге сәхнәсендә "Алтын Семруг" спектакленең премьера тамашасы уза. Яшь талантлар һәм атказанган сәнгать эшлеклеләре, традицион мәдәният һәм интерактив караш, 35 артист, 20 кешедән торган төркем - Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе һәм Президент мәдәни инициативалар фонды тарафыннан хупланган "Илһам" шәхси музыка мәктәбе проекты әнә шулай туган.
М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев исемендәге XXXVI Халыкара классик балет фестивале тәмамланды, ул 2023 елның 12 маеннан 30 маена кадәр барды.
31 май көнне 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы узачак.
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры беренче мәртәбә инсценировка мәктәбе оештыра. Яшь авторларны татар классик әдәбиятына бүгенге күзлектән яңача КАРАШ ташларга чакырабыз, балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә яңа драматургия әсәрләре булдыруны максат итеп куябыз!
Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча фильм Әтнә, Арча районнарында төшерелә. Район хакимиятләре төшерү эшендә зур ярдәм күрсәтә.
1 нче июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, ТР Милли музее һәм аның филиалларында гадәттәгечә бик матур акция үтәчәк. «Музей – мөмкинлекләр мәйданы» исемле бу чарада Казанның яшь экскурсоводлары музей эшендә үзләренең көчен сынап карыйлар. Чарада катнашучылар арасында Казан шәһәренең төрле мәктәпләре янындагы җәйге лагерьдә ял иткән, музей эшен яратучы мәктәп укучылары.
XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү 1 июньдә тәмамлана. 2023 нче елгы фестиваль Казанда 5-9 сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак.