Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 8 гыйнвардан башлап «Тукайны өйрәнү» масштаблы республика проектына старт бирде.
Яңа ел каникуллары -гаилә һәм дуслар арасында ял итү генә түгел, спектакльләр, музейлар, концерт заллары, кинопремьералар карау мөмкинлеге дә. Пушкин картасы булган яшьләр моны бушлай эшли алачак – дәүләт тарафыннан мәдәни ял итүгә бүлеп бирелгән акчага.
2026 елның 1 гыйнварыннан ВТБ «Гаилә» милли проектының «Пушкин картасы» федераль программасының банк-операторы булды. Хәзер 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр ВТБ да карта рәсмиләштерә һәм театрларга, музейларга, концерт мәйданчыкларына һәм кинотеатрларга баруга 5000 сум сарыф итә алалар.
5 гыйнвардан Казанда «Күңел адресы» театраль-экскурсия маршруты старт ала. Проект музей экспозицияләрен, шәһәр сәфәрләрен, гастрономияне һәм заманча театр технологияләрен берләштерә.
Экскурсияләр:
Әдәби дәлилләр эзләре буенча
Саклаучы
Күргәзмә:
Кыш Бабайда һәм китап могҗизаларында кунакта | 1 нче кат холлы
Яңа ел тарихлары | классик зал
Кар патшалыгында, салкын дәүләттә | балалар залы
Кытыклы-мытыклы яки кыскача тарих Шүрәле | холл 1 кат
Рәссам-график - > дизайнер. Һөнәрнең тууы | күргәзмә залы
Яңа ел каникуллары чорында Казандагы «Россия — минем тарихым» тарихи паркы шәһәр халкын һәм кунакларны бай бәйрәм программасына чакыра. Гыйнварда килүчеләрне күргәзмәләр, экскурсияләр һәм тематик мастер-класслар көтә.
Казанда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Россия Мәдәният Фонды тарафыннан оештырылган «Бриллиант Күбәләк» ачык Евразия кинопремиясендә катнашучы фильмнарны күрсәтү тәмамланды. Кинокүрсәтүләр Ленин исемендәге мәдәният йортында һәм 2025 елның 28 ноябреннән 25 декабренә кадәр Россия шәһәрләрен, шулай ук Беларуссия һәм Һиндстанны колачлаган премиянең масштаблы программасының бер өлеше булды.
2026 елның 5 гыйнварында Кукмара шәһәрендә «Кукмара итекләре» XI Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсе узачак. Кукмара районының төп мәдәни брендларының берсенә әверелгән бу якты кышкы бәйрәм «Күрше» кышкы фестивале, Кукмара районы администрациясе һәм «Кукмара киез итек-киез комбинаты»АҖ ярдәмендә узачак.
Казан Кремленең ишегалдында чыршыны ачу тантанасы булды. «Кар патшабикәсендә кунакта» перфомансы кысаларында балачактан таныш геройлар Кай һәм Герда, шулай ук Кыш бабай белән кунаклар һәм Казан халкы Яңа ел гүзәлен кабыздылар.
1 гыйнварда без Яңа елны гына каршыламыйбыз! Бу көнне язучы һәм публицист Фатих Әмирханның тууына-140, новатор шагыйрь Һади Такташның тууына 125 ел тула.