Казан Кремленең ишегалдында чыршыны ачу тантанасы булды. «Кар патшабикәсендә кунакта» перфомансы кысаларында балачактан таныш геройлар Кай һәм Герда, шулай ук Кыш бабай белән кунаклар һәм Казан халкы Яңа ел гүзәлен кабыздылар.
Программа гыйнвар каникуллары дәвамында дәвам итәчәк һәм барлык килүчеләр өчен бушлай булачак. Башка шәһәрләрдән дә театрлар кунак булачак - Әлмәтнең «Жиңел канатлар» урам театры «Кайны эзләп» спектаклен күрсәтәчәк, ә Самараның «Пластилин яңгыр» урам театры «Ак төшләр»перфомансын күрсәтәчәк.
Барлык чараларга керү ирекле.
ПРОГРАММАГА ҮЗГӘРЕШЛӘР КЕРТЕЛЕРГӘ МӨМКИН. ЧАРАЛАРДА КАТНАШЫР АЛДЫННАН КАЗАН КРЕМЛЕНЕҢ САЙТЫНДА ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРЕНДӘ АКТУАЛЬ ПРОГРАММА БЕЛӘН АЛДАН ТАНЫШУЫГЫЗНЫ СОРЫЙБЫЗ.