Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 8 гыйнвардан башлап «Тукайны өйрәнү» масштаблы республика проектына старт бирде.
Проект кысаларында бөтен республика буенча китапханәләр базасында махсус әдәби клублар эшли башлады. Атналык очрашулар пәнҗешәмбе көннәрендә Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышланачак. Катнашучылар аның татар һәм рус телләрендәге әсәрләре дөньясына чума алачак.
Укулар башланган беренче әсәр Габдулла Тукайның «Туган тел»исемле мәшһүр шигыре була.
#Тукайныбергәләпукыйбыз #ЧитаемТукаяВместе