Яңа ел каникуллары -гаилә һәм дуслар арасында ял итү генә түгел, спектакльләр, музейлар, концерт заллары, кинопремьералар карау мөмкинлеге дә. Пушкин картасы булган яшьләр моны бушлай эшли алачак – дәүләт тарафыннан мәдәни ял итүгә бүлеп бирелгән акчага.
Йөзләгән мәдәни вакыйга «Гаилә» милли проектының «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында мөмкин булган вакыйгалар афишасына җыелган.
Яңа ел вакыйгалары Россиянең һәр шәһәрендә бар - аларны мәдәният порталында табарга мөмкин.