Язучы һәм публицист Фатих Әмирханның 140 еллыгына һәм новатор шагыйрь Һади Такташның 125 еллыгына багышланган флешмобка кушылыгыз

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе

1 гыйнварда без Яңа елны гына каршыламыйбыз! Бу көнне язучы һәм публицист Фатих Әмирханның тууына-140, новатор шагыйрь Һади Такташның тууына 125 ел тула.

«Бөек юбилейлар: Фатих Әмирханга 140 һәм Һади Такташка 125 яшь " флешмобына кушылыгыз.

Сез юбилярларның берсенең әсәрен укыган вертикаль видео яздырыгыз, #Юбилейвеликихфатихамирханхадитакташ хэштегын куегыз һәм аны ВКонтактеда бастырыгыз.

Бәйрәмнәрдән соң Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте иң яхшы 10 укучыны сайлап алачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International