Биләрдә күптән көтелгән вакыйга: XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының иң иҗади һәм креатив сменасы – Иҗат Биләр Форум (Творчество/Arts) бер елдан соң борынгы Идел буе Болгар башкаласында яңадан талантлы балаларны җыйды. Форумның тагын бер үзенчәлеге: катнашучылырның иҗади видеовизиткалар ярдәмендә махсус сайлап алу этабын узу. Сменаның төп миссиясе – шәхесне үстерү һәм иҗат тирәсендә талантлы яшь кешеләрне берләштерү, ә моңа смена азагында күрсәтеләчәк уникаль проект ярдәм итәчәк. Смена 7 июльдә тәмамланачак.
9 июльдә 19.00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының «Академия» концертлар залында (Казан шәһәре, Универсиада авылы 35, «Академия» КЗ) «Исәнме, әкият!» концерты була. Хор һәм "Ак Пароход" фестиваленең яшь солистлары балалар мультипликация һәм сәнгать фильмнарыннан җырлар башкарачак. Концертта дөнья опера сәхнәсенең күренекле солистлары Ольга Пудова, Любовь Петрова, Василий Ладюк, Игорь Морозов, Олег Диденко катнашачак. Концертны алып баручы - Дмитрий Губерниев.
«Алтын Мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестиваленең шорт-листы формалашты. Форумның 6-11 сентябрьдә Татарстан башкаласында узачак конкурс программасына 50 фильм керде.
Кичә Казанда «Шомбай-fest - 2024» V Халыкара курчак театрлары фестивале үз эшен төгәлләде.
Урам кинокүрсәтүләренең июль сезоны старт ала. Җәйдә Казан халкы һәм кунаклары Казан Кремле территориясендә ачык һавада гаилә фильмнарын һәм мультфильмнарны карый ала. Керү ирекле.
1 июльдә Йошкар-Олада Марий Эл Халыклар дуслыгы йортында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы үзенең «Таратларда кунакта» күргәзмә проектын тәкъдим итте. Марий Элда 5-6 июльдә Федераль Сабантуйны уздыру булачак. Алабугадан күргәзмә ачылу Сабантуй үткәрү кысаларында планлаштырылган күп санлы чараларга башлангыч бирде.
2024 елның 14 июлендә Россиядә бөек рус шагыйре һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинның тууына 281 ел тулу билгеләп үтелә.
5 июльдә В.И.Ленин исемендәге Мәдәни-ял итү комплексында «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы үз мәдәниятен күрсәтәчәк. Быел конкурста җиңүче булган район федераль яисә региональ мәдәни проектны гамәлгә ашыру урынына әверелә.
Рәис Рөстәм Миңнеханов һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Чистай шәһәренең тарихи үзәгендә объектларны карадылар. Делегация яңа пристань төзелеше белән танышты, Маркин урамындагы булачак кунак йорты мәйданчыгын, Александровский куну йортын карады. Аны туристларны мәгълүмати тәэмин итү үзәге итеп кулланырга тәкъдим ителде. Челышев сәүдәгәре биналары комплексында җирле һөнәрчеләр өчен остаханә ачу һәм ИТ өлкәсендә яшь белгечләр әзерләү үзәге ачу планлаштырыла.
«Чистай - бай тарихы булган уникаль шәһәр. Биредә бик күп үзенчәлекле архитектура сакланган. Сезнең туристлык потенциалыгыз бик зур. Аны дөрес тормышка ашырырга кирәк. Шуңа күрә тарихи үзәк территориясендә объектларны реконструкцияләүгә һәм яңа төзелешләргә игътибар белән якын килергә кирәк», - диде Рәис.
Борис Березовскийның «Алабугадагы җәйге кичәләр» VI Халыкара музыка фестивале - озак көтелгән вакыйгасына кадәр санаулы көннәр калды. Ул 4 июльдән 7 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Раис Р.Н. Миңнеханов һәм Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә узачак.