2024 елның 14 июлендә Россиядә бөек рус шагыйре һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинның тууына 281 ел тулу билгеләп үтелә.
Традицион рәвештә 14 июльдә Татарстан Республикасында Гавриил Романович Державинның туган көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар узачак.
Казанда иртән Лядской бакчасында Г.Р.Державин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Тантанада Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары, милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре, педагоглар, фәнни һәм әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек, республика халкы һәм кунаклары катнаша.
Татарстан Республикасының Лаеш районында - шагыйрьнең туган ягында бу көнне Г.Р.Державинның туган көненә багышланган тантаналы чаралар уза. Гадәт буенча, Лаеш шәһәрендә Г.Р.Державин һәйкәле янында, шәһәрнең үзәк мәйданында киң җәмәгатьчелек катнашында чәчәк салу һәм бәйрәм концерты уза.
Көннең үзәк вакыйгаларының берсе булып Г.Р.Державин исемендәге Республика премиясен тапшыру тора. Исегезгә төшерәбез, Премия 2000 елдан чиратлап, елга бер тапкыр, әдәбият һәм юриспруденция буенча бирелә. 2024 елда премия юриспруденция буенча тапшырыла.