Борис Березовскийның «Алабугадагы җәйге кичәләр» VI Халыкара музыка фестивале - озак көтелгән вакыйгасына кадәр санаулы көннәр калды. Ул 4 июльдән 7 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Раис Р.Н. Миңнеханов һәм Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә узачак.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы башкаручылар исемлеге һәм фестиваль репертуары булган көндәлек программаларны раслады һәм бастырып чыгарды. Элегрәк язганча, быел чыгышлар чыннан да яктырак, төрлерәк һәм кызыклырак булачак. Һәм һәр концерт үз үзенчәлегенә ия булачак. Һәр фестиваль көне билгеле бер тематикага багышлана. Оештыручылар бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның юбилей датасын игътибарсыз калдыра алмыйлар. Шуңа күрә беренче концерт кичәсе "Пушкин - безнең бар нәрсәбез" исемен алды.
Пушкинга шигъри һәм музыкаль багышлаулар, Михаил Глинканың "Руслан һәм Людмила" операсына увертюра, Римский-Корсаковның "Салтан патшасы турындагы әкият" операсыннан "Өч могҗиза" симфоник картинасы һәм башка көйләр яңгыраячак. Фестивальнын бу кичендә топ йолдыз булып Аида Гарифуллина чыгыш ясаячак.
Икенче концерт тыңлаучыларга соло чыгышлардан онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итәчәк. Кичәне исеме - «Солистлап парады». Анда бөек композиторлар музыкасы башкарылыр: А. Вивальди, И.С. Бах, В.А. Моцарт, Ф.Шопен, П.Чайковский, С.Рахманинов һәм башкалар.
Фестивальнең яңалыгы булып, Тина Кузнецова һәм аның «Zventa Sventana» фолк-төркеме заманча электрон аранжировкасында рус халык музыкасын тэкьдим итэ.
«Ритмы Гаваны» джаз-төркеменнән Илиана Санчез чыгыш ясар.
Фестивальнең өченче киче "Безнең тормыш нәрсә? Уен!" дип атала. Бу концертның чыгышлары әлеге сүзнең фәлсәфи тирән мәгънәсендә дә яшәү рәвеше буларак, уенны тәкъдим итәчәк. Тыңлаучыларны Г. Гендель, Ф. Шуберт, К. Дженкинс, Җ. Уильямс музыкасы, шулай ук дөнья халыклары ритмы көйләре көтә.
Йомгаклау концерты «Зур гаилә ялы» дип атала. Аның кысаларында И.Кальман, А.Пьяццола, Э.Л. Уэббер, С.Сәйдәшев һәм башка композиторларның музыкаль әсәрләре яңгыраячак.
Моннан тыш, тыңлаучылар Санкт-Петербургтан язучы Ирада Берг катнашында «Югалган җәннәт» музыкаль спектакле фрагментлары һәм шагыйрь һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Влад Маленко башкаруындагы В.Высоцкий җырлары белән дә ләззәтләнә алачак.
Фестивальне "Blues Doctors" һәм "Jive" төркемнәре катнашында зур джейм-сейшн, шулай ук Миләүшә Таминдарова һәм Борис Березовский тәмамлаячак.