Сарман районы «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында мәдәниятен күрсәтәчәк

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

5 июльдә В.И.Ленин исемендәге Мәдәни-ял итү комплексында «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы үз мәдәниятен күрсәтәчәк. Быел конкурста җиңүче булган район федераль яисә региональ мәдәни проектны гамәлгә ашыру урынына әверелә.

Проектны гамәлгә ашыруга конкурста җиңүчегә 4 000 000 сумлык сертификат тапшырыла.

ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә чара Гаилә елы кысаларында уздырыла һәм «Мәдәният» һәм «Демография» милли проектларының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International