Биләрдә XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының – Иҗат Биләр Форум сменасы узачак

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Биләрдә күптән көтелгән вакыйга: XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының иң иҗади һәм креатив сменасы – Иҗат Биләр Форум (Творчество/Arts) бер елдан соң борынгы Идел буе Болгар башкаласында яңадан талантлы балаларны җыйды. Форумның тагын бер үзенчәлеге: катнашучылырның иҗади видеовизиткалар ярдәмендә махсус сайлап алу этабын узу. Сменаның төп миссиясе – шәхесне үстерү һәм иҗат тирәсендә талантлы яшь кешеләрне берләштерү, ә моңа смена азагында күрсәтеләчәк уникаль проект ярдәм итәчәк. Смена 7 июльдә тәмамланачак.

2018 елдан смена лабораторияләр форматында уза, әмма монда химиядән катнашучылар һәм сәнгать арасында булган химияне генә күзәтеп була. Монда һәркем үзенә ошаган шөгыль таба: бию юнәлешен сайлый, көннәрне музыкага багышлый яисә үзен чын театр артисты итеп тоя. Татарстан Республикасы һәм башка төбәкләрнең әйдәп баручы экспертлары киңәш кенә биреп калмаячак, ә һәркемнең потенциалын ачып катнашучыларга максатка ирешү юлларын күрсәтәчәк. Уникаль лекцияләр, остаханәләр, иҗади очрашулар һәм тренинглар Сәләт дөньясына кереп китү, яңа танышлар табу, ә иң мөһиме – үз-үзеңне табу өчен күпер булачак.

Быел 1200 дән артык гариза арасыннан 500 катнашучы сайлап алынды, алар өчен форум дәвамында 48 әйдаман һәм 6 директор җаваплы булачак. Зур саннардан тыш киң географиягә дә игътибар итик: смена Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Чувашия Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Самара өлкәсе, Ырынбур өлкәсе, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән балаларны җыйды. Россиянең төрле нокталарыннан килгән катнашучылар, гомуми тырышлык белән иҗади проект булдыру өчен, үзләренең остазлары белән командаларга берләшәчәкләр.

Музыкаль юнәлешне үз канаты астына вокал буенча остаз, И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы укытучысы, вокаль номерлар куючы Лия Магнавеева алачак. Хореограф-куючы, биюче, югары категорияле остаз, «INDIGO» бию коллективы җитәкчесе Венера Галимова contemporary дан house ка кадәр барлык биюләр өчен җаваплы булачак. Казан Яшь тамашачы театры актрисасы һәм режиссеры, Казан театр училищесы остазы Лилия Нурель театр юнәлешен җитәклиячәк һәм Станиславскийның легендар «ышанмыйм!» гыйбарәсеннән коткарачак.

Катнашучылар өчен остаханә һәм иҗади очрашуларны биюче Аида Шәйхетдинова, актриса Екатерина Лисоченко, бию рәссамы Татьяна Щербань, композиторлар Миләүшә Хәйруллина һәм Тимур Вәлиев, педагог Ландыш Фәттахова, актерлар Артур Шәйдуллин, Булат Гатауллин һәм Илнур Гарифуллин, режиссерлар Камил Гатауллин, Айдар Җаббаров, клоун Руслан Риманас һәм башкалар үткәрәчәк.

Укырга һәм үсәргә беркайчан да соң түгел! Сәләт талантлы балаларны гына түгел, өлкәнрәк иҗат фанатларын да җәлеп итә. Форумда коллектив җитәкчеләре өчен махсус «Остаз» проекты эшләп килә. Программа кысаларында уңышка ирешү, алдагы буыннарга традицияләрне саклау һәм тапшыру, тавыш көйләү һәм башка темаларга багышланган остаханәләр һәм лабораторияләр булачак.

«Остаз» проекты спикерлары һәм экспертлары арасында Татарстанның һәм Россиянең алдынгы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре – Екатерина Гурьева, Алмаз Сәмигуллин, Руслан Закиров, Гөлшат Нугайбекова, Айсылу Әхмәтшина, Нурбәк Батулла, Динә Сафина, Ландыш Фәттахова, Ольга Горюнова һәм Венера Галимова булачак.

Теләк белдергән, әмма сменада катнаша алмаган кешеләр өчен үз эшен «Җанлы Сәләт» туры эфирлар студиясе дәвам итәчәк. «Сәләт»нең ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында оештырылачак трансляцияләр һәркемне Биләргә алып кайтачак һәм иҗат атмосферасына чумарга ярдәм итәчәк.

Иҗат Биләр Форум – ул миллионлаган мөмкинлекләр, уникаль остаханәләр, үз-үзеңне үстерү, җылы кичләр, балаларның көлүләре, экспертлардан киңәшләр, яңа танышулар, дөньяга карашны киңәйтү, ә иң мөһиме - онытылмаслык хис-кичерешләр. Сменадан һәркем зур багаж белән белем һәм иҗат дәрте белән китәчәк.

Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

«Сәләт»нең рәсми сайты http://selet.biz/tat/

«Сәләт» форумының рәсми сайты https://biler.selet.biz/

«ВКонтакте» төркеме https://vk.com/selet.official

Телеграм-канал https://t.me/seletofficial

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International