Бүген Дәүләт Советының сигезенче утырышында Хөкүмәт сәгате кысаларында Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
26 мартта Мәскәүдә күренекле дирижер Фуат Шакир улы Мансуров - Россия, Казахстан, Татарстан халык артисты истәлегенә багышланган хәйрия концерты булды. И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең «НОВАЯ МУЗЫКА» яшьләр симфоник оркестры Татарстан Республикасы Халык артисткасы Анна Гөлишамбарова җитәкчелегендәге Мәскәүгә тулы составта чыкты һәм бу истәлекле кичәдә зур уңыш белән чыгыш ясады.
Нальчик тамашачыларына дүрт спектакль тәкъдим ителәчәк.
24-26 апрельдә «Зур гастрольләр» төбәкара программасы кысаларында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Нальчик шәһәрендә зур гастрольләре узачак.
28 март көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда 2025 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар белән очрашу оештырылды.
25 марттан 11 апрельгә кадәр республиканың 17 районында "Укыйм. Яшим. Яратам". Программада - китап своплары, иҗади остаханәләр, интеллектуаль һәм өстәл уеннары, экскурсияләр һәм башкалар. Чаралар китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Беренче хәрәкәттә катнашучы яшүсмерләр тарафыннан уйлап табылган һәм оештырылган.
Бүген, 2025 елның 28 мартында, тарих фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире Айдар Илсур улы Ногманов (28.03.2025) вафат булды.
Бүген, Бөтендөнья театр көнендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел саен уздырыла торган “Тантана” театр премиясен тапшыру тантанасы булды.
«Апуш» балалар театр студиясе Татарстан Республикасын VI сезонда «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә I урынны яулады. Театр коллективы фестивальнең округ этабында драматург Туфан Миңнуллин пьесасы буенча “Авыл эте Акбай” спектаклен тәкъдим итте.
2 апрель, Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көнендә, ТР ГМИИ заманча сәнгать галереясендә " АУ балалар" традицион күргәзмәсе үз эшен башлаячак, ул "канатлар үстерик" гыйбарәсе белән тулыландырылачак. Элеккеге кебек үк, ул менталь үзенчәлекле балаларга кагылачак, әмма инде яшүсмерләр чорында, чөнки проектның төп геройлары үсте, һәм оештыручылар алдына яңа бурычлар куела һәм күргәзмәне тормышка ашыруның яңа образлары барлыкка килә.
29 март көнне Казан Кремлендә «Бүгенге заманча сәнгать» дигән түгәрәк өстәл-дискуссия узачак.