Казан Кремлендә начар ишетүче яшүсмерләр өчен мәдәни-мәгариф чарасының 3 нче сменасы башланды

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

«Җәйге музей лагере» мәдәни-мәгариф проектының 3 нче сменасы старт алды. Анда 14-18 яшьлек начар ишетүче 10 яшүсмер катнашты. Барлык чаралар да рус ишарәләр теленә тәрҗемә белән уза, бу һәр катнашучыга белем бирү һәм иҗат процессына актив җәлеп ителергә мөмкинлек бирә.

Проект «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Смена проект-тикшеренү характерында була. Алты көн дәвамында балалар Казан Кремленең уникаль музей тормышы белән танышып кына калмыйча, финал проектның тулы канлы авторлары — Кремль территориясе буйлап экскурсияләр оештырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International