Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында "Герой гаиләсе" фотопроекты күргәзмәсе ачыла

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

12 июльдә Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә багышланган һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты тарафыннан оештырыла торган «Герой гаиләсе» фотопроекты күргәзмәсе ачыла.

Экспозициядә Казан шәһәреннән һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре портретлары тәкъдим ителә.

Фотокүргәзмә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International