ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2022 ел
җомга

14 март Россиянең хәзерге заман тарихы дәүләт үзәк музеенда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондларыннан «Татарларда кунакта» күргәзмәсен ачу тантанасы узачак.
2022 елгы күргәзмәләр сериясе Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган. Экспозиция 5 бүлектән тора һәм татар тарихы, мәдәнияте, кулинария традицияләре, әдәби мирас, борынгы һәм заманча сәнгать турында бай материалларны үз эченә ала. 
Килүчеләр XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы этнографик материалларын, предметлар арасында - кием-салым, хезмәт кораллары, савыт-саба, йорт җиһазлары, музыка кораллары, үсемлек орнаменты белән чигелгән әйберләр күрә алачак.
Күргәзмә декоратив-гамәли сәнгать осталары хезмәтләре белән таныштырачак. Бигрәк тә күренекле читекләр - төсле күннән тегелгән аяк киеме, йомшак һәм каты эчле чүәкләр, шулай ук үсемлек орнаменты белән чигелгән мендәрләр һәм паннолар белән таныша алачаклар- биредә традицион татар сәнгате аеруча ачык күрсәтелгән.
 


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

3 март көнне Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә. Ә сез республикабызда бөек һәм данлыклы язучылар, шагыйрьләр һәм драматургларның исемнәре белән бәйле булган урыннарның барлыгын белә идегезме? ТР Милли музее белән берлектә без Татарстанның әдәби урыннары буенча гид ясадык!
Казан
Районнар
Максим Горький исемендәге премия
Марина Цветаева исемендәге премия
Фатих Хөсни исемендәге премия
Гаяз Исхакый исемендәге премия
Абдулла Алиш исемендәге премия
Җамал Вәлиди исемендәге премия
Туфан Миңнуллин исемендәге премия
Һади Такташ исемендәге премия
Шәйхи Маннур исемендәге премия
Шәриф Камал исемендәге премия
Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия
 

"КАРДО" урам сәнгате һәм спорт үсешенә өлеш керткән өчен Халыкара конкурс-премияне оештыручылар проектның яңа сезонын анонсладылар.
2017 елда проектның 1 сезоны 6 номинация белән ачылды: MEDIA, SOCIETY, BUSINESS, DANCE, PARKOUR, WORKOUT. 
Ә инде юбилей сезоны катнашучыларга берьюлы 15 юнәлеш тәкъдим итәргә әзер: BMX, MEDIA, SCOOT, SOCIETY, HIP-HOP, PARKOUR, TRICKING, BUSINESS, BREAKING, WORKKOUT, GRAFITI, FRERUNING, SKATEBOARDING, STREETBALL , DJ.
Премиядә урам сәнгатен һәм спортны яраткан 16 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала, гаризаны "КАРДО" рәсми сайтында (http://kardoaward.com) калдырырга мөмкин.
Проект 3 этапка бүленгән, барлык чаралар 2022 елның 1 февраленнән 11 сентябренә кадәр дәвам итәчәк

2022 елның 1 мартында «Табуретка» XII Бөтенроссия балалар театр-шигъри Фестиваленә гаризалар кабул итү башланды. 
Чарада музыкаль юнәлештәге, драма, курчак театрлары балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары катнаша ала. Коллективта катнашучыларның яше 18 яшьтән артмаска тиеш. 
«Табуретка» фестиваленең театр финалында катнашучыларның барысы да дипломнар һәм призлар белән бүләкләнә.
 Гаризалар 1 марттан 1 июльгә кадәр кабул ителә.
Сайлап алу туры: 1 май - 1 август
Финал: көз көне Санкт-Петербург шәһәрендә узачак.
 Фестивальнең регламенты http://taburetkafest.ru/content/652/taburetka-reglament 
Гариза формасы http://taburetkafest.ru/zayavka-festival
Фестивальнең барлык яңалыкларын, спектакль һәм тавыш бирү турында фикер алышуны
фестиваль төркеменең https://vk.com/taburetka_fest и taburetkafest.ru сайтында укый аласыз.
 

4 март көнне 18:00 сәгатьтә Лобачевский урамында урнашкан ТР Композиторлар союзы залында Халыкара конкурслар лауреаты, сопрано Айсылу Сәлманова (фортепиано партиясе Татьяна Максимова) вокаль музыка концерты узачак.
Программада  Г.Ф.Гендель,  В. Беллини,  П.И. Чайковский, С.В. Рахманинов, Р.М. Яхин әсәрләре яңгыраячак. Концертны Мария Ватагина алып бара.
Керү ирекле.
 

14-19 март Әлмәт шәһәренең “Әлмәт” иҗтимагый үзәгендә Almet Music Lab музыкаль лабораториясе узачак. 
Лаборатория "Әлмәт" иҗтимагый үзәге һәм Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән Yummy Music татар лейблы тарафыннан уздырыла. Лабораториянең барлык чараларында катнашу - бушлай.
Гариза бирү өчен форма лабораториянең рәсми сайтында: almetmusiclab.ru
Катнашучыларның трансфер, яшәү һәм туклану чыгымнарын оештыручылар үз өстенә ала. Гаризалар кабул итү башланды һәм 9 мартка кадәр дәвам итәчәк. 9 марттан соң оештыручылар лабораториянең көндезге этабына 10 катнашучыны сайлаячак. Тур башланыр алдыннан һәркем Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 11-12 мартта төрки музыка темасына лекцияләр тыңлый алачак.
Музыкаль лаборатория нәтиҗәләре буенча альбом чыгарылачак, ул 1 апрельдә барлык музыкаль платформаларда чыгачак.
 

Кремль яр буе территориясендә декоратив-гамәли сәнгать осталары ярминкәсе эшләячәк, халык иҗаты әсәрләрен сату өчен сәүдә рәтләре урнаштырылган. 
Бәйрәм программасында: коймакка бәйле персонажлар катнашында театральләштерелгән тамаша, балалар һәм өлкәннәр өчен концерт һәм күңел ачу программалары, призлар уйнату, кышкы уеннар, яшьләр биюләре һәм уеннары.
Бәйрәмне Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе, Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм Татарстан халыклары Дуслыгы йорты оештыра.
Бәйрәм 5 март 13.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: Казан, Кремль яр буе, Федосеев урамы., 1 йорт узачак.
Бәйрәмне ачу тантанасы 14:00 сәгатьтә планлаштырыла.
Карачкыны яндыру тантанасы 16:30 сәг. 
 

Язны итальянча каршылыйбыз:  RIFF VIII Россия-Италия кинофестивале «Мир» кинотеатрында 3-13 мартта узачак.
Инде сигезенче тапкыр RIFF фестивалендә Италия фильмнарының зур программасы - 9 картина тәкъдим ителәчәк.
Билетлар  https://kinoteatr-mir.ru сайтында https://tatarkino.us20.list-manage.com/track/click?u=e28ecbb7d26686114968c6ad6&id=cb3ac93d31&e=768cf747f3 КАЗАНДА RIFF КИНОФЕСТИВАЛЕ 2022 

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерде.
2 март Мәскәүдә 85 нче яшендә Татарстанның халык артисткасы, Кәрим Тинчурин театры ветераны Земфира Досаева (1937-2022) вафат булды.
Земфира Досаева 1937 елның 12 октябрендә Мәскәүдә туган. 1964 елдан бирле Республика күчмә театрында эшләгән (хәзерге К.Тинчурин театры). 1974 елда читтән торып ГИТИС актерлык факультетын тәмамлый. 1995 елда лаеклы ялга китә. Соңгы елларда Мәскәүдә яшәгән.
Земфира Досаеваны озату 4 мартта Мәскәүдә узачак.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Земфира Досаеваның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
 

Хәрби-тарихи җәмгыять «Бөек Петр образы» Бөтенроссия яшьләр иҗат конкурсын игълан итте (РФ ВЕЛИКИЙПЕТР).
Конкурс Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала (ВЕЛИКИЙПЕТР.РФ сайтында гариза тутырырга кирәк). 
Конкурс ике этапта уза.
Гаризалар 2021 елның 1 декабреннән 2022 елның 1 июненә кадәр кабул ителә.
2022 елның 19 июленнән 15 августына кадәр конкурсның икенче этабына төп нөсхәләр кабул ителә.
Конкурс нәтиҗәләре 2022 елның 15 сентябрендә игълан ителәчәк.
Конкурста 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге һәр номинациядә җиңүче мәгариф һәм белемен үстерү өчен  заманча планшетлар алачак, 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылачак.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International