Татарстан Республикасы композиторлар берлегендә Айсылу Сальманова башкаруында вокал музыка концерты була

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

4 март көнне 18:00 сәгатьтә Лобачевский урамында урнашкан ТР Композиторлар союзы залында Халыкара конкурслар лауреаты, сопрано Айсылу Сәлманова (фортепиано партиясе Татьяна Максимова) вокаль музыка концерты узачак.
Программада  Г.Ф.Гендель,  В. Беллини,  П.И. Чайковский, С.В. Рахманинов, Р.М. Яхин әсәрләре яңгыраячак. Концертны Мария Ватагина алып бара.
Керү ирекле.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International