2022 елның 14 апрелендә 16:00 сәгатьтә «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең фоторәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы һәм Татарстан Республикасының фотографлар берлеге әгъзасы - Рифкать Якупов күргәзмәсе ачылачак. Ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алуга кандидат.
Күргәзмәдә татар халкының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, көндәлек тормышын чагылдырган 40 хезмәт күрсәтеләчәк.
Күргәзмә 2022 елның 1 маена кадәр ачык.
"Гәүдә күренеше" («Теловидение») ел саен уздырыла торган Халыкара бию перфомансы фестивале Казанда 2022 елның 22-24 апрелендә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узачак.
Спектакльләргә һөнәри тәнкыйтьчеләрдән торган Эксперт жюри бәя бирәчәк, анда безнең фестивальнең иң актив кунаклары кергән Тамашачы эксперт советы да үз бәясен бирәчәк.
Фестиваль программасында шулай ук конкурста катнашучылар, перфоманслар, экспертлар һәм тамашачылар советы әгъзалары белән түгәрәк өстәл дә узачак.
2022 елның 26 апрелендә «Туган як моңнары» театр һәм сәнгать училищесының әлеге уртак проекты сәнгать синтезы презентациясе булачак һәм тамашачыларга милли мәдәниятне саклауның әһәмияте турында искәртергә һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк.
15 апрель көнне Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында Ленар Шәехның "Галим-дипломат Йолдыз Хәлиуллин" китабын тәкъдир итү булачак. Басманы ике телдә - рус һәм татар телләрендә тәкъдир итәчәкләр.
40 елга якын Йолдыз Хәлиуллин чит илләрдәге СССР һәм Россия илчелекләрендә - Индонезия, Пакистан, Румыния, Непал, Мальдива, Шри-Ланка, Кыргызстан, Казахстанда эшләгән. 20 елдан артык фән һәм публицистика белән шөгыльләнә. Ул дипломатия һәм аның тарихына, тышкы сәясәткә, атом-төш физикасына, Дөнья океанына, Арктикага, климат үзгәрешләренә, мөселман дөньясына, Көнчыгышка, шигърият һәм башка өлкәләргә багышланган 20 китап һәм йөзгә якын мәкалә авторы.
Тәкъдир итү 14 сәгатьтә булачак. Керү ирекле. Өстәмә мәгълүматны +7 (843) 590-80-67 телефоны буенча алырга мөмкин.
12 апрельдән 17 апрельгә кадәр Татарстанның Табигый тарих музеенда һәм ТР Милли музеенда Бөтендөнья космонавтика көненә багышланган тематик программалар узачак.
Татарстанның Табигый тарих музеенда КОСМОС АТНАСЫ
15 һәм 16 апрельдә “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында Николай Гумилев пьесасы буенча яшьләр һәм өлкәннәр өчен "Аллаһ баласы" премьерасы куела.
Спектакльне куючы режиссер - Беларусь Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Олег Жюгжда (Беларусь Республикасы), рәссам-куючы - Людмила Скитович (Беларусь Республикасы), композитор - Павел Кондрусевич (Беларусь Республикасы), хореограф - Ирина Ткаченко (Россия, Пермь).
8 апрель 19:00 сәгатьтә «Алтын битлек» Россия милли театр фестивале кысаларында Мәскәү Яшь тамашачы театры мәйданчыгында Казан яшь тамашачы театры «Иванның балачагы» спектаклен күрсәтте. Тамаша уңышлы узды.
Исегезгә төшерәбез, «Иванның балачагы» 5 номинациядә «Алтын битлек» премиясенә лаек булды: иң яхшы зур спектакль, иң яхшы режиссер, иң яхшы ирләр роле һәм башкалар. Бүләкләү тантанасы 20 апрельдә 14:00 сәгатьтә узачак.
Чаллы театрында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән уртак хезмәттәшлеге кысаларында икенче шигъри перформанс узды. «Сөрән» перформансы Лилия Гыйбадуллина шигырьләренә нигезләнде.
8 апрель Ростов-на-Дону шәһәренең «ДонЭкспоцентр» күргәзмә мәйданчыгында бөек шагыйрь М.И.Цветаеваның 130 еллыгына багышланган күргәзмәсе ачылды.
Сәламләү сүзе белән Ростов өлкәсе мәдәният министры Анна Дмитриева чыгыш ясады. Күргәзмә белән Алабугада М.И.Цветаева музейларының өлкән фәнни хезмәткәре Константин Балобанов таныштырды.
Күргәзмәнең максаты-бер кешенең язмышында бөтен ил тарихы ничек чагылыш табуын күрсәтү. Экспозициянең нигезен Марина Ивановнаның фотосурәтләре тәшкил итә. Моннан тыш, фотода шагыйрьнең шигырьләре, автографлары, кулъязмалары, көндәлекләрдән өземтәләр, эш дәфтәрләре, якын кешеләренең истәлекләре урын алган.
Күргәзмәдә Марина Ивановнаның китабы белән танышырга, аның катлаулы язмышы турында белергә, шигырьләр укырга һәм импровизацияләнгән кунак интерьерында истәлеккә фотога төшәргә мөмкин булачак.
18 апрель 18:30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Альбина Шаһиморатова камера музыкасы кичәсенә чакыра.
Альбина Шаһиморатова-Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты.
Концерт программасында М.И.Глинка, Н.А.Римский-Корсаков, С. В. Рахманинов һәм Ф.Лист романслары яңгыраячак. Концертмейстер-Елизавета Дмитриева.