ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2022 ел
шимбә

17 майда С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗд яшь композитор һәм виолончелист, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган Ильяс Камалның авторлык концерты була. Ул М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты.

Программада Ильяс Камалның, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Ринат Хәлитов җитәкчелегендәге «Tatarica» Казан консерваториясе оркестры башкаруында автор әсәрләре яңгыраячак.

19 майда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында заманча этносәнгать музеенда «Мирасчылар.. Россиянең кыйммәтле тарихын торгызу" күргәзмәсе ачылачак.

Экспозициядә үзәк урынны ювелир "Петергоф"  - дөньякүләм аналоглары булмаган уникаль проект алып тора.. Гарнитурның егерме элементы Бөек Петр резиденциясенең панорама күренешен кабатлый. 2016 елдан коллекция Зур Петергоф сараеның "Махсус кладовой һәм "Петергоф" Дәүләт музей-тыюлыгы җыенында бердәнбер заманча экспонат булып тора.

24 майда 16:00 сәгатьтә ТР «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә «СҮЗ" проекты ачыла. Заманча сәнгать чаралары ярдәмендә христианлыкның һәм исламның каллиграфик традицияләрен нәфис интерпретацияләү темасына багышланган.

Проект Президент грантлары фонды акчасына тормышка ашырыла. 

Проектның төп мәйданчыклары: ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Казан Кремлендә Хәзинә» милли сәнгать галереясы, ТР Милли китапханәсе.

Проект нәтиҗәләре буенча каталог бастырылачак.

2022 елның 19 маенда 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында ТР халык инструментлары дәүләт оркестрының йомгаклау концерты була.

Татарстан Республикасы халык инструментлары дәүләт оркестрының
сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры - РФ һәм ТР халык артисты, профессор Анатолий ШУТИКОВ. Концертны алып баручы лектор - музыка белгече, ТР атказанган артисткасы Лилия Апакова.

Концертны «Пушкин картасы» программасы буенча карарга була.


13
май, 2022 ел
җомга

Бүген «Мир» кинотеатрында Төрки кино көннәре ачылды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында әлеге чарага
 багышланган матбугат конференциясе узды. Фильмнар турында, шулай ук  Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы мәдәни мирасы, хезмәттәшлек турында Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан, "Татаркино" директоры Миләүшә Айтуганова, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков һәм Үзбәкстан Республикасының Генераль консулы Камол Давронов сөйләде.

Төрки кино көннәре «Эртугрул 1890» фильмы белән бүген ачылды һәм алты көн дәвам итәчәк. Барлык кинолар "Мир" кинотеатрында күрсәтеләчәк.

2022 елның 14 маенда А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә FESTIVAL & CONTEST Халыкара мәдәният һәм сәнгать фестивале ачылачак.

Барлык катнашучылар да жюри халыкара дәрәҗәдәге диплом, Гала Концерт өчен оештырылган сертификацияле мастер-класслар, ачык дәресләрдә катнаша алалар.

Ә инде 15 майда ТР Халыклар дуслыгы йортында Гала-концерт узачак, анда конкурста катнашучыларны бүләкләячәкләр.

13 май 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Филармониядә Татарстанда чечен мәдәнияте көннәренә һәм Чечен Республикасының 100 еллыгына багышланган концерт уза.

"Татарстанда чечен мәдәнияте көннәре" Чечен Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Чечен Республикасы мәдәният министры Айшат Кадыйрова җитәкчелегендә үткәрелә.

16 май С.Сәйдәшев исемендәге  Дәүләт зур концертлар залында Вагапов фестивале татар эстрадасы тарихында беренче тапкыр «Микрофонсыз концерт», яңа уникаль проектын тәкъдим итә.

Проектның авторы һәм генераль продюсеры - Рифат Фәттахов.

Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Бөтендөнья музейлар көнендә музейларга һәм «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының күргәзмә залларына керү бушлай булачак.

Ике музей мәйданчыгына - «Эрмитаж-Казан» үзәгендә һәм Татарстанның табигый тарих музеена керү сеанслар буенча башкарылачак.

Керү теркәлү буенча ирекле:

https://e-mociya.timepad.ru/event/2028388/

2022 елның 12 маенда рәссам-проектлаучы, театр рәссамы, рәссам, график, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Александр улы Нестеренко вафат булды.

Владимир Нестеренко белән хушлашу 14 майда 10.00 сәгатьтә Кави Нәҗми, 26А йорты янында узачак. Арча зиратына күмү 11.00 сәгатьтә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Владимир Нестеренконың туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International