13 май 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Филармониядә Татарстанда чечен мәдәнияте көннәренә һәм Чечен Республикасының 100 еллыгына багышланган концерт уза.
"Татарстанда чечен мәдәнияте көннәре" Чечен Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Чечен Республикасы мәдәният министры Айшат Кадыйрова җитәкчелегендә үткәрелә.