С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Ильяс Камалның авторлык концерты була

2022 елның 14 мае, шимбә

17 майда С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗд яшь композитор һәм виолончелист, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган Ильяс Камалның авторлык концерты була. Ул М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты.

Программада Ильяс Камалның, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Ринат Хәлитов җитәкчелегендәге «Tatarica» Казан консерваториясе оркестры башкаруында автор әсәрләре яңгыраячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International