«Безнең ишегалды геройлары!» - «Геройлар поезды» - Патриотик проект, аның кысаларында бөтен Россиядән, шул исәптән яңа Россия төбәкләреннән талантлы балалар ил буйлап сәяхәт итә.
Проект РФ Президенты Администрациясе ярдәмендә уза.
12 сентябрь 2025 Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры яңа сезонны ача. Бу көнне тамашачылар игътибарына Владимир Васильев хореографиясендә һәм куелышында П.Чайковскийның «Аккош күле» балеты тәкъдим ителәчәк (2025 ел премьерасы). Спектакльдә төп партияләрне Кристина Андреева-Захарова (Одетта-Одиллия), Вагнер Карвальо (Зигфрид), Антон Полодюк (Ротбарт) һәм Олег Ивенко (Бенно), дирижер пульты артында – маэстро Андрей Аниханов башкарачак. Шул ук спектакль 13 сентябрьдә Аманда Гомес һәм Михаил Тимаев белән төп партияләрдә күрсәтеләчәк.
«ПрофилАрт» - Татарстан Республикасының барлык иҗат коллективлары өчен социаль әһәмияткә ия темаларга бирелгән сценарийлар буенча театр куелышларының дистанцион конкурсы.
15 сентябрьдә Л. Н.Толстойның Казан музеенда, Татарстан Республикасы Милли музее филиалында, бөек язучының төп мавыгуларының берсенә багышланган «Лев Толстой һәм шахмат» күргәзмәсе ачыла.
1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр Россиянең барлык төбәкләрендә «үз белемең белән уртаклаш»агарту акциясенә кушылыгыз.
9 сентябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында XXI Казан халыкара «Алтын Мөнбәр» кинофестивален ябу тантанасы булды.
Чара XI Санкт-Петербург халыкара Берләшкән мәдәниятләр форумы кысаларында узды.
Милли премиянең максаты-мәдәни тармакны үстерү векторын билгеләүчеләргә, масштаблы проектлар булдыручыларга, мәдәни инфраструктураны ныгытучыларга һәм киләчәкнең һөнәри бергәлеген формалаштыручыларга ярдәм итү.
«Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестивале кысаларында милли форматта эшләүче кинематографистларның масштаблы очрашуы булды. Режиссерлар һәм продюсерлар, тамашачының үсә барган кызыксынуы һәм тармакның көнүзәк проблемалары турында фикер алышып, журналистларга үзләренең яңа фильмнарын тәкъдим иттеләр.
2025 елның 1 ноябреннән 8 ноябренә кадәр Россия Федерациясенең барлык субъектларында һәм чит илләрдә «Зур этнографик диктант» X Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе узачак.