ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 8 сентябрендә 13:00 сәгатьтә "Россия - Минем тарих" тарихи паркы хезмәткәрләре балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен "Бородинога юл, яки гвардиячене походка җый" яңа интерактив квестын тәкъдим итә. Мультимедиа павильоны экспозицияләре буенча Ватан сугышы генераль сугышына - 1812 елгы Бородино сугышына багышланган мавыктыргыч сәяхәт.

Иң тәмле балык ашына конкурс, бәйрәм йөреше, кулинар мастер-класслар, оча торган пычаклар тамашасы һәм фестиваль программасында Мәскәү "Тәмле театры" гастрольләре.

1 сентябрь көнне Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә яңа уку елы башлануга һәм вакыт капсуласын салу тантанасына багышланган линейка узды. Быел көллият берьюлы ике әһәмиятле вакыйганы билгеләп үтте - учреждениенең 60 еллык юбилее һәм уку елы башлануы.

9-11 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасында Kazan Digital Weеk 2024 Халыкара форумы узачак. Секцияләрдә һәм түгәрәк өстәлләрдә катнашучылар цифрлы экспозицион һәм концерт мәйданчыкларын формалаштыру, мәдәният өлкәсендә авторлык хокукларын яклау һәм мәдәният һәм сәнгать мәгариф учреждениеләрендә цифрлы технологияләр һәм продуктлар эшләүчеләрне һәм кулланучыларны әзерләү буенча иң яхшы тәҗрибәләр турында фикер алышачак.

2024 елның 6 сентябрендә Казанда бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулуга һәм 1833 елда Казан төбәгендә шагыйрь булуга багышланган тантаналы чаралар узачак.

Сентябрьнең беренче атнасында Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында уку елын башлау программасы узачак, джаз яңгыраячак, мәктәп, музыка һәм тугрлар турында күргәзмә эшли башлаячак.

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә Казан Кремлендә икенче тапкыр «ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале узды.


30
август, 2024 ел
җомга

2024 елның 30 августында Казанда Социалистик хезмәт Герое Мостюков Илдус Шәйхелислам улына мемориаль такта ачу тантанасы булды. Мемориаль тактаны М.Горький урамы, 3Б йорт адресы буенча урнаштырдылар. Анда Илдус Шәйхелисламович 2020 елдан 2024 елга кадәр яшәгән. Мемориаль такта авторы - скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Зөлфия Мөхәммәдьянова.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Республика көне – Татарстанның күпмилләтле халкын, анда туып-үскән һәм яшәүче һәркемне берләштергән дәүләт бәйрәме уңаеннан чын күңелдән котлыйм.

Якташларыбызның, республикада тәрбияләнгән атаклы шәхесләрнең казанышлары безнең күңелләрдә горурлык хисе уята. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә без һәрчак ихтирамлы мөнәсәбәттә. Хезмәт коллективлары, күренекле фән эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре  һәм спортчылар уңышларын лаеклы бүләкләр белән билгеләп үтәбез.

Мәдәниятләр һәм телләр күптөрлелеген саклап, тигезлек шартларында изге урыннарны һәм гыйбадәтханәләрне торгызып, Татарстан хаклы рәвештә аңлашып яшәү һәм татулык төбәге буларак танылды. Республикабызда 175 милләт һәм төрле дин  вәкилләре дуслыкта һәм хезмәттәшлектә көн күрә.

Иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм гражданнарның бердәмлеге социаль-икътисадый үсешнең нигезен тәшкил итә, эшлекле даирәдә үзара ышанычка таянып эш алып бару  өчен юллар ача, инвестицияләр кертүгә кызыксынганлыкны арттыра.

Татарстанда барлык төп икътисадый күрсәткечләр  буенча   үсеш күзәтелә,  цифрлы нигезгә күчү һәм инновацияләр өлкәсендә республика – алдынгылар сафында.

Барлык дәрәҗәдәге  хакимият органнарының килешеп, бердәм эшләве нәтиҗәсендә илкүләм проектлар һәм республикакүләм программалар уңышлы гамәлгә ашырыла, шәһәрләр, кечкенә һәм зур авыллар үзгәрә, матурлана, кешеләрнең тормышы яхшыра бара.

Югары күрсәткечләргә ирешүебез фән эшлеклеләренең ачышлары, авыл хуҗалыгы уңганнарының казанышлары, предприятиеләр һәм оешмалар, медицина һәм социаль өлкә хезмәткәрләренең, табиблар, педагогларның, иҗтимагый оешмалар вәкилләренең игелекле хезмәте белән тәэмин ителә.

Без федераль хакимият органнарына һәм шәхсән Владимир Владимирович Путинга республикага карата игътибарлы булулары, безнең башлангычларга һәм проектларга даими ярдәм итүләре, Россиякүләм һәм халыкара колачлы чараларны уздыру мөмкинлеге бирүләре өчен  рәхмәтле.

Быел гына да Россия Федерациясе Президенты карары белән республикада «Киләчәк уеннары», БРИКС спорт уеннары, шулай ук киңәйтелгән составта БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты кебек чараларга мәйдан бирелде. Олы мәртәбә булу белән беррәттән, бу  эш-бурычлар зур җаваплылык та таләп итә.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Буыннан-буынга күчкән гореф-гадәтләрне саклый килеп, без киләчәккә кыю адымнар белән атлыйбыз, кыенлыкларга, чикләүләргә дә карамастан, рухи күтәренкелек белән, үз көчебезгә ышанып яшибез. Бер-беребезгә, якташларыбызга, четерекле хәлдә калган һәркемгә авыр чакларда без ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер. Куәтле  Россия төзүгә үзебездән әһәмиятле өлеш кертәбез, Җиңүгә ышанабыз, фронттагы сугышчыларга булышлык күрсәтәбез һәм аларның тиз арада әйләнеп кайтуын көтәбез. Татарстанда яшәргә һәм эшләргә, гаилә корырга, балалар үстерергә уңайлы  булсын дип, бергәләп тырышлык куябыз.

Сезгә, хөрмәтле татарстанлылар, нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим.

Татарстан Республикасы  көне мөбарәк булсын!

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов


29
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

30 августта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Татнефть» компаниясе ярдәме белән яңадан 2019 елда Казанда беренче тапкыр узган «Кино 7 көн өчен» (Film7Days) иҗат проекты старт ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International