Воронеж өлкәсе Борисоглебск шәһәрендә «Нескучная классика» муниципаль театрлар фестивалендә җиңүчеләрне билгеләделәр. Н.Г. Чернышевский исемендәге Борисоглебский драма театры сәхнәсендә сигез конкурс көне дәвамында үз спектакльләрен Саранск, Новомосковск, Люберцы, Петрозаводск, Северск һәм Борисоглебск коллективлары күрсәтте. А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры экспертлар судына һәм тамашачыларга Л.Зоринның «Варшавская мелодия» пьесасы буенча куелышны тәкъдим итте.
2024 елның 25 сентябреннән 15 октябренә кадәр «Укучылар өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты кысаларында А.С. Пушкинның туу көненә 225 ел тулуга багышланган «Рус гение даны өчен» бөтенроссия акциясе узачак.
«Чулпан» Мәдәни үзәгендә Казан шәһәр филармониясенең яңа сезоны ачылды.
Быел сезонны Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә багышланган концерт ачты.
«МИР» мәдәни инициативаларга ярдәм итү ассоциациясе 2023 елгы Президент мәдәни инициативалары фонды грантлар конкурсында проект белән җиңүче булды: «РОССИЯ «ТАНКОВЫЙ КУЛАК» альбомын бастырып чыгару.
Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2025 елга максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру башланды. Проект экспертлар бергәлеге һәм халык катнашында киләсе елга министрлыклар эшенең иң мөһим юнәлешләрен һәм индикаторларын, ирешелгән нәтиҗәләр буенча гавами хисап белән билгеләүне күздә тота.
Кичә Мәскәүдә беренче тапкыр бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Данияр Соколов җитәкчелегендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестрының зур концерты узды.
Казан дәүләт циркы артистлары Әнвәр Саттаров һәм Николай Коновалов II Халыкара цирк сәнгате фестивале "АРТИСТ" бронза призын алды.
15 сентябрьдә Мәскәүдә Юрий Никулин циркында "АРТИСТ" цирк сәнгатенең II Халыкара фестиваль-марафоны тәмамланды.
18 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр Казан Кремлендә музей-тыюлыкның 30 еллыгына багышланган лекцияләр циклы узачак. Спикерлар булып Казан Кремле хезмәткәрләре торачак. Очрашулар бинаның лекторияләрендә узачак. Катнашу бушлай.
«Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең VI сезонында катнашуга заявкалар кабул ителә, ул РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында уздырыла.
Фестивальдә гадәттәгечә һәвәскәр балалар (6-17 яшьлекләрне кертеп) һәм Идел буе федераль округы төбәкләреннән яшьләр (18-35 яшь) театр коллективлары катнаша ала.
15 сентябрьдә Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Мамадыш районы Мәдәният көне узды.