27 декабрьдә Татарстан Халыклары дуслыгы йортында таҗик мәдәнияте көне узачак.Кунакларга ТР таҗикларның милли-мәдәни автономиясе яшьләр хәрәкәте активистлары әзерләгән концерт программасын тәкъдим итәчәкләр.
Бу көнне Дуслык Йорты сәхнәсендә таҗик инструменталь, җыр һәм бию мәдәниятенең төрлелеген күрсәтәчәкләр.
Үткәрү урыны: Павлюхин ур., 57к1, 4 кат, Концерт залы
Чара башлана: 17.30