ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

19 октябрьдә шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Заһидә Хөсәен кызы Бурнашеваның (иҗади псевдонимы – Гыйффәт Туташ) тууына 130 ел тула.

ТР Милли китапханәсендә бөек рус шагыйре Сергей Александрович Есенинның (1895-1925) туган көненә багышланган берьюлы ике экспозиция ачылды. Аның ихласлык һәм тирән хис-кичерешләр белән сугарылган иҗаты кешеләрнең йөрәкләрен илһамландыруын һәм дулкынландыруын дәвам итә.

«Россия-Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестиваленә ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы бирелүе турында фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов исеменә язылган рәсми хатында комиссиянең җаваплы секретаре, РФ Тышкы эшләр министрлыгының күп яклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры Александр Алимов хәбәр итте.

Узган ялларда курчак театры коллективы «Безгә бертөрле булу мәҗбүри түгел» X халыкара мәгариф театраль форум-фестивале кысаларында Чуваш дәүләт курчак театры сәхнәсендә чыгыш ясады.

Кытайның Циньхуандао шәһәрендә Россия һәм Кытай Мәдәният елы эгидасы астында Бэйдайхэ районы (КХР) Хөкүмәте инициативасы белән «Алтын мәйдан»Халыкара традицион мәдәниятләр фестивале уңышлы узды. Ул Бисер Киров исемендәге «Алтын мәйдан» интернациональ мәдәни-агарту проекты кысаларында оештырылды.

6 октябрьдә ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Гавриил Державин исемендәге Бөтенроссия әдәби премиясе лауреаты, «Филантроп» Халыкара премиясе җиңүчесе Александра Кашина вафат булды. 8 октябрьдә аңа 39 яшь тулган булыр иде.


4
октябрь, 2025 ел
шимбә

5 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр Татарстан Халыклары дуслыгы йортында Казанда чуаш мәдәнияте көннәре узачак.


3
октябрь, 2025 ел
җомга

Бүген кич Россиянең дәүләт академия Зур театрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Пушкин картасы» программасын үстерүгә керткән өлеше өчен премиягә лаек булды.

Безнең республика «Гаилә» милли проектының «Пушкин картасы» федераль программасын гамәлгә ашыру буенча Россия Федерациясенең иң яхшы субъектларының берсе дип танылды.

Башкарылган эшләр өчен рәхмәт сүзләре белән тантананы Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова тәмамлады.

2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча 341 меңнән артык яшь татарстанлы картаны рәсмиләштергән.

2025 елның 1 ноябреннән 8 ноябренә кадәр Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык партнерлары белән берлектә «Зур этнографик диктант»X Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясен уздыра. Юбилей, унынчы акция гомумроссия гражданлык тиңдәшлеген ныгытуга, традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен популярлаштыруга һәм тарихны фальсификацияләүгә каршы көрәшкә юнәлдерелгән.

Бүген Нурлат Халыклар дуслыгы йорты «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең беренче зона этабын уздыру мәйданчыгы булды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International