«Россия Культура» каналында Татарстан Республикасы турында «Минем мәхәббәтем – Россия!» тапшыруы чыгачак

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Бу пәнҗешәмбе, 15 гыйнварда сәгать 16:30 да федераль «Россия Культура» телеканалында Татарстан Республикасы турында «Минем мәхәббәтем  – Россия!» тапшыруы чыгачак.

Проект күпмилләтле Россия һәм аның төбәкләре тормышы турында көтелмәгән ракурста сөйли – аны чит ил кешесе, француз нәшриятчысы һәм сәяхәтчесе Пьер Кристиан Броше алып бара. Тапшыруның төшерү эшләре 2025 елның язында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән узды.

Татарстан Республикасы турында барлыгы 5 чыгарылыш төшерелгән, алар пәнҗешәмбе көннәрендә ике атнага бер тапкыр күрсәтеләчәк.

Беренче чыгарылыш – «Татар авылының ачык төсләре»

Дөнья кисәкләре тоташкан урында урнашып, татарлар мәдәнияте тарихи һәм географик яктан евразия цивилизациясенә карый, ул һәрвакыт көнчыгыштагы көнбатыш дөньясының, ә көнбатыштагы көнчыгышның бер өлеше булды. Авыл мәдәнияте төрле йогынтыларны үзенә сеңдереп, ачык, үзенчәлекле һәм кунакчыл мохит тудырган. Традицион татар авылын тышкы билгеләр буенча ничек аерырга, усадьба ничек корылган һәм нәсел җәмгыяте ничек оештырылган, халык костюмының нинди элементлары Татарстанда модельерлар арасында әле дә популяр, бу чыгарылышта шул хакта сөйләшербез.

Тапшыруда катнашалар: Дина Гатина-Шәфикова, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Этнологик тикшеренүләр бүлеге фәнни хезмәткәре; Гөлмат Сафиуллина, Г. Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы фәнни хезмәткәре; Регина Әхмәтгалимова, «Казан арты» Арча тарихи-этнографик музее фәнни хезмәткәре; Сария Сәйфетдинова, Яңа Яваш авылы кешесе; Алсу Мартазина, «Казан арты» Арча тарихи-этнографик музее бүлеге мөдире.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International