Тантана барышында 2023 елда "Пушкин картасы" программасы белән эшләүдә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән мәдәният учреждениеләрен һәм төбәкләрне бүләкләделәр.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Хакимият белән диалоглар» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Мәдәният өлкәсендә эшләүче җитәкчеләрне, хезмәткәрләрне, НКО вәкилләрен, шулай ук кызыксынучы барлык НКОларны ТР мәдәният министры Ирина Аюпова белән очрашуга чакырабыз.
2024 елның 15-25 октябрендә «Мирас» җыр һәм бию Уфа ансамбле Татарстан Республикасында гастрольләр белән чыгыш ясаячак. «Уфадан мәхәббәт!» концерт программасын Минзәлә, Яр Чаллы, Алабуга, Казан, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Кукмара, Баулы шәһәрләрендә күрергә була. Гастрольләр «Мы - Россия» федераль программасы кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә узачак. Программа РОСКОНЦЕРТ ФДБУК гамәлгә ашырыла.
1 октябрьдән Россиядә Өлкән кеше декадасы башлана. Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләрендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында программалар әзерләнгән.
Быел Татарстаннан 2 театр «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының «Аерым караш» кешеләргә ярдәм итү программасы кысаларында тифлокомментацияләүне оештыруга грант конкурсында җиңүчеләр булды.
Мәскәүдә "Мәдәният" милли проектының "Пушкин картасы" федераль проектын үстерүгә керткән өлеше өчен премияләр тапшыру тантанасы булды.
«Яшәү Сәнгате» мәдәни-агарту үзәгендә яңа сезон башланды. Укырга килүчеләрне әдәби клуб очрашулары, сәнгать һәм фәлсәфә буенча лекцияләр, камера концертлары һәм спектакльләр һәм башка бик күп нәрсәләр көтә. Яңа сезонның матур тонын композитор Эльмир Низамов белән иҗади очрашу бирде.
"Өченче көн тоташ кар ява" Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына театральләштерелгән тамаша.
2.10.2024 сәгать 13:00;
2.10.2024 сәгать 19:00;
3.10.2024 сәгать 19:00.
2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында "Өченче көн тоташ кар ява"(12+) дип исемләнгән премьера әзерләнә. Аның жанры театральләштерелгән тамаша дип билгеләнде, инсценировка авторы һәм куючы режиссер - Марсель Мөсәвиров.
Башкортстан башкаласында, «Башкортостан» Дәүләт концерт залы сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Башкортстан Республикасы Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык бию ансамбленең уртак концерты узды.
27 сентябрьдә Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Тукай районы Мәдәният көне узды.