Тормышының 67 нче елында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле композитор Азат Гаян улы Хөсәенов вафат булды.
Азат Гаян улы 1959 елның 8 маенда Актаныш районы Әтәс авылында укытучылар гаиләсендә, җиденче бала булып туган. Әтисенең партия бүленеше белән бәйле рәвештә, гаилә Мөслим районының Уразмәт авылына күченә, аннары Яңа Усы авылында яши. Яңа Усыда яшәгән елларда ул авыл клубының сәнгать җитәкчесе булып эшли.
Азат Хөсәенов 1970 елда бишенче сыйныфны тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясе каршындагы сәләтле балалар өчен махсус музыка мәктәбенә укырга керә. 1978 елда ул тромбон классы буенча (профессор Шамил Низаметдинов классы) училищены тәмамлый, аннары Казан дәүләт консерваториясенең оркестр факультетына укырга керә. 1983 елда тромбон классы буенча тынлы уен кораллары бүлеген тәмамлый.
Консерваториянең беренче курсын тәмамлагач та, ул Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына музыкант булып эшкә кабул ителә. Нәкъ менә шунда аның беренче җырлары – «Ләйсән яңгыр», «Карлыган» (Рашит Гәрәй сүзләренә, Шамил Бариев һәм Әсхәт Хисмәтов башкаруында) иҗат ителә.
Керәшеннәр арасында халык җырына әверелгән «Әй без идек» җырының көй авторы да Азат Хөсәенов. Валерий Шрыков башкаруында ул киң танылу ала.
Азат Хөсәеновның җырлары татар эстрадасы йолдызлары: Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Хәмдүнә Тимергалиева, Фердинанд Салахов, Зөфәр Билалов һәм башка артистлар башкаруында яңгырый.
Гражданлык панихидасы иртәгә, 6 февральдә, иртәнге сәгать 10 да Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең икенче корпусында, моргның саубуллашу залында узачак.
Мәдәният эшлеклесе Киндер (Казан, Дорожная урамы) зиратында җирләнәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Азат Гаян улы Хөсәеновның туганнарына һәм якыннарына тирән кайгысын белдерә һәм урыны тулмас югалту ачысын уртаклаша.